Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
24 июль 2018, 12:36

Иҗат чишмәләрең саекмасын!

Шул көннәрдә күпкырлы талант иясе – язучы, шагыйрь, драматург, рәссам, журналист Риф Йөзлекбаев үзенең 65 яшен билгели.

Бу исем районыбызда гына түгел, аннан читтә дә күпләргә яхшы таныш. Бихисап әсәрләре әледән-әле “Үзән”, “Даирә” һәм башка республика басмаларында дөнья күреп, укучыларның йөрәген яулый.
Яңа Кыешкы авылында туып-үскән Риф Хаҗиәхмәт улы бәхетен читтән эзләми – гомере буе туган ягында эшләп гомер кичерә. Мәк­тәпне тәмамлау белән хезмәт юлын урындагы “Урал” колхозында башлый – комсомол оешмасы секретаре, рәссам-бизәүче булып хезмәт сала. Соңыннан байтак еллар дәвамында урындагы мәдә­ният йортына җитәкчелек итә. Ә хаклы ялга чыкканчы район гәзитләре редак­циясендә эшли.
Кайда гына эшләмәсен, иҗаттан бер дә аерылмый. Хисләргә бай, мәхәббәткә, туган якка мәдхия җырланган шигырьләре күңел кылларын тибрәтми калмый, ә күпләре җыр булып китеп, радио-телевидение дулкыннарында күренекле артистларыбыз башкаруында яңгырый. Риф Хаҗиәхмәт улының повестьлары, хикәяләре берничә китап булып дөнья күрде. Әсәрләренең геройлары һәркемне уйланырга, тор­мышның асылын аңларга мәҗбүр итә. Соңгы ике елда гәзит битләрендә басылып чыккан “Сандугач таллыгы”, “Ләйсән”, “Айсылу”, “Рәссам” кебек повестьларын һәм маҗаралы хикәяләрен укучыларыбыз яратып кабул итте, ә берничә пьессасы район сәхнәсендә куелып, тамашачыларның сөюен яулады. Картиналарына кил-гәндә, алар – аерым бер дөнья. Вакытында ике тапкыр Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Ә күптән түгел район мәдәният сараенда күргәзмә оештырды. Аның һәрбер картинасында, әсәр­ләрендәге кебек, тарих чагыла: ул үткәннәр белән бүгенге көн арасындагы бәйләнешне ачык күрсәтергә тырыша. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, әсәргә тотыныр алдыннан ул тарихка мөрә­җәгать итә, эзләнә, уйлана - чынбарлыкка нигезләп язарга тырыша. Нәкъ шуңа алар халык тарафыннан ихлас кабул ителә дә инде.
Район гәзите редакция-сендә эшләгән чорда ул байтак аналитик материаллары белән гәзит укучыларның күңелен яулады. Авыл тормышы, яшләрнең киләчәге өчен борчылды, наркомания, эчкечелек кебек бүгенге заманның кискен проблемаларын да читләп үтмәде.
Бүген дә хезмәттәшебез тулыканлы тормыш белән яши. Район гәзите редакциясе каршында “Илһам” түгә­рәге оештырып җибәрде. Иҗади шәхесләрдән торган оешманың җитәкчесе буларак, районыбызның төрле авылларында халык белән очрашулар оештыруга күп көч сала. Авыл клубларында, китапханәләрдә, мәктәпләр­дә узган чаралар авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелә. Соңгы вакытта гына Яңа Кыешкы, Сарт-Науруз авыл­ларының һәм “Урал” колхозы тарихын китап итеп бастырып чыгарды. Бу уңайдан китап туйлары да шаулап-гөрләп үтте.
Талантлы кеше бар яклап та талантлы, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Бу сүзләр Риф Йөзлекбаевка карата әйтелгән диярсен. Минемчә, ул барлык өлкәне дә бердәй күреп, илһамланып иҗат итә. Ә күңел биреп башкарган эшнең нәтиҗәсе дә сөенерлек була.
Читайте нас: