Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
27 июль 2018, 11:47

Һәрьяклап камил журналист

Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, матбугат ветераны Эльза Абдулхак кызы Саттаровага

Хөрмәтле Эльза Абдулхак кызы! Сезне район гәзитләре редакциясе коллективы исеменнән күркәм юбилеегыз уңаеннан ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сез бик күп эчтәлекле мәкаләләр, көнүзәк әңгәмәләр, җанлы очерклар, язмалар һәм репортажлар авторы, район гәзитләре мөхәррире буларак, район ельязмасын язуда фидакарь хезмәт үрнәге күрсәттегез. Эшсөярлегегез, тәвәккәллелегез, оештыру сәләтенә ия булуыгыз белән коллективта абруй казандыгыз.
Район гәзитләренең һәм республика матбугатының үсешенә керткән бәһалап беткесез зур өлешегез, бай тәҗрибәгезне яшьләр белән уртаклашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез.
Сезгә, Эльза Абдулхак кызы, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез. Гомер мизгелләрегез шатлык-куанычларга тулы, барлык эшләрегез дә уң, көннәрегез кояшлы булсын!
Читайте нас: