Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
4 сентябрь 2018, 13:57

Гаиләсе белән бәхетле ул

Тату гомер кичереп, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм бүген дә яшьләргә үрнәк булып яшәгән гаиләләр – һәр авылның бизәге һәм горурлыгы. Салчут авылында шундый гаиләләрнең берсе - Динә һәм Рифхәт Фәйзуллиннар.

Рифхәт абый 1943 елның сентябрендә Салчут авылында күпбалалы гаиләдә унынчы сабый булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, каһәрле сугыш аларның гаиләсен дә читләп үтми – олы абыйсына яу яланыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Башта хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь, күпмедер вакыттан “похоронка” килеп төшүен еллар үткәч җиңгәсеннән генә ишетә ул. Ятимлек ачысын да иртә татый егет. Кечкенә вакытын­да әтисе, ә 19 яшендә әнисе вафат була. Авыру әнисен карау сәбәпле, армиягә дә соңрак китә – 20 яше тулгач кына солдат киеме кия. Алты ай Куйбышевта учебкада булганнан соң, хезмәтенең калган өлеше Германиядә үтә - танкист булып өч ел лаеклы хезмәт итә. Салкын яңгырлы ноябрь аенда туган якларына кайтып төшә. Ләкин туган йортта гына аны көтеп алыр кешеләр юк. Апалары күптән үз гаиләләрен корып, төрле якларда гомер кичерә. Кышны әле бер, әле икенче апасында үткәрә. Яз җитү белән туган авылына кайтып, урындагы хуҗалыкка эшкә чыга.
Рифхәт Хисаметдин улының барлык гомере Калинин исемендәге колхоз (соңыннан “Агыйдел”) белән бәйле. 10-12 яшендә үк чүмәлә тартуларын әле булса яхшы хәтерли ветеран. Ә ныклы хезмәт юлы мәктәпне тәмамлау белән башланып китә. Хәттә чыгарылыш кичәсе буласы көнне колхоз бригадиры килеп, егетне эшкә чакыра. “Бүген минем чыгарылыш кичәсе бит. Бара алмыйм”, - дигән сүзләрен бригадир ишетергә дә теләми. “Чиста киемнәреңне ал да кичәгә шуннан турыга китәрсең”, - дип кенә әйтә. Тыңламый булдыра алмый егет.
Армия хезмәтеннән соң колхозда төрле эшләрдә йөресә, бераздан элекке танкистны тракторга утырталар. Алты ел бригадир ярдәмчесе булып хезмәт сала. Мәктәпне тәмамлау белән зоотехник һөнәрен үзләштерергә теләгән, ләкин төрле сәбәпләр буенча хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек булмаган егет, ниһаять, моңа да ирешә – Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белем ала. Аның калган хезмәт биографиясе шул белгечлеге белән бәйле. Берничә ел дәвамында профсоюз рәисе вазыйфасын да башкарырга туры килә. Хаклы ялга ул “хезмәт ветераны” исеменә лаек булып чыга.
Тормыш иптәше Динә Сафый кызының да хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле – чөгендер басуларында, ындыр табагында, каз һәм ат фермаларында, ә хаклы ялга чыгар алдыннан “Акбузат” кымыз цехында хезмәт сала.
Акыллы һәм чибәр кызны Рифхәт абый борынгы йола буенча Түбәнге Тимкә авылыннан урлап кайта. Шул авылда яшәүче апасына кунакка барып йөрегәндә күз сала ул аңа. Динә дә каршы булмый. Шулай итеп, Салчут авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. Бер-берсенә булган җылы хисләрне алар олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган. Хатын – иренекен, ә ире – хатынының һәр сүзен куәтләп торалар. Әнә шулай, татулыкта, бер-береңне яратып һәм хөрмәт итеп яшәүдән зуррак бәхет юктыр ул.
Мәхәббәтле йортта гына
Яшәве рәхәт була.
Яратудан гына җиргә
Бәхетле бала туа, - дип юкка гына җырланмый бит.
Фәйзуллиннар да биш балага – ике малай һәм өч кызга гомер һәм лаеклы тәрбия биргәннәр. Алар үз гаиләләрен корып, күркәм гомер итәләр. Бәхетле нәнәй белән картәти 12 оныкларының бәхетенә сөенеп туя алмыйлар. Атна саен әле берсе, әле икенчесе килеп, газиз кешеләренә ярдәм итәләр. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Олы яшьтә булуларына карамастан, Фәйзуллиннар бүген тырышып дөнья көтәләр. Күпләп мал асрыйлар: кош-корт һәм вак маллардан тыш, сыер һәм ат та тоталар. Ансыз авыл җирендә тормышны күз алдына да китереп булмый, ди хуҗа. Ә зур бакча үзе күпме көч таләп итә! Гомумән, барлык эшләрне биредә бергәләп башкарырга күнеккәннәр. Шуңа дөньялары да ялт итеп тора. Ә йорттагы бер бүлмә тулысынча Динә апаның күз нурларын салып бәйләгән әйберләр белән бизәлгән. Карават япмасы, мендәр тышлары, вазадагы чәчкәләр дә төрле төстәге җепләрдән үрелеп, тирә-якка ямь биреп утыралар. Бакчадагы чәчкәләре дә көзге салкыннар алдыннан тагын да ныграк балкып калыйк дигәндәй, хуш-исләре һәм кабатланмас матурлыклары белән күңелне иркәли.
Нәкъ шушы мул уңышы, чагу төсләре белән сөендергән көзнең алтын мизгелдә гаилә башлыгы – Рифхәт Хисаметдин улы күркәм гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен билгели. Бу уңайдан балалары, оныклары бергәләшеп туган йортка җыелачак. Газиз кешеләренә иң изге теләкләрен һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткереп, алар шушы нигездә узган бәхетле балачак хатирәләренә дә биреләчәк.
Эльвира Ямалова.
Автор фотосы.
Читайте нас: