Фәһимә апа 1928 елның 10 сентябрендә Кырмыскалы авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь кенә була, шул вакытта хезмәт юлы башлана да инде.
- Укырга теләк зур булса да, мәктәпне тәмамларга насыйп булмады. 10нчы сыйныфның берничә аен гына укып калдым. Укудан кайтып керү белән урындагы колхоз бригадиры килеп: “Әйдә, туганкаем, эшкә!”, - дип тәрәзә шакый. Ул чакларда ике сөйләшү юк иде, кушалар икән – закон. Шулай, кечкенәдән эшләп үстек, мәктәпкә утынны да үзебез кисә идек. Ә сугыш башлангач, дөньялар тагын да авырайды. Ир-егетләр фронтка китте, бар авыр эш хатын-кызлар, карт-коры һәм бала-чага иңенә төште. Авылда хезмәтнең ниндие бар – көн-төн белән исәпләшми барын да башкарырга туры килде. Әтиемне фронтка алмадылар, бронь биреп, районыбызда телефон элемтәсен төзек тоту бурычы йөкләделәр. Аны да бик сирәк күрә идек - бер авылдан икенчсенә йөреп эшләде, чөнки ул вакытта телефон элемтәсен төзек тоту мөһим иде. Йорттагы эшләр дә әни белән, иң өлкәне булгач, минем иңнәргә төште, - ди ветеран, шул еллардагы хатирәләргә бирелеп. - Көлтә бәйләү, аны төннәр буе машинага салып суктыру, эссе җәй көннәрендә басуда чүп утау, келәттә эшләүләр әниләребез һәм безнең кебек үсмерләрнең башыннан үтте. Туганнарым бәләкәй булгач, аларны бишек белән алып барып, япмада кунмалы эшли идек. Печән чабу, аны тартып ташулар... Боларны онытып буламы соң?!
1946 елда Фәһимә Абдулла кызы почтага телефонистка булып эшкә керә. Берничә ел эшләгәннән соң Саклык кассасында контролер вазыйфасын башкара башлый. Биредә ул өч дистә елга якын хезмәт сала. Хаклы елга чыгар алдыннан җиде елын Капиталь төзелеш бүлегендә (ОКС) бухгалтер булып та эшләргә туры килә. Намуслы хезмәтен күпсанлы медальләре, Мактау кәгазьләре, хезмәт кенәгәсендәге бүләкләү турында язулар да дәлилләп тора.
1950 елда тормыш юлында үзенең яртысын - Әнвәр Насыйбулла улын очратып, күркәм гаилә коралар. Арслан авылы егете район үзәгендәге әнисенең апасында яши һәм ул вакытта район кулланучылар союзында эшли. Соңыннан өч дистә елдан артык гомерен хәрби комиссариатка багышлый. Өч балага гомер һәм лаеклы тәрбия бирә Ишмөхәммәтовлар. Кызганычка каршы, якыннарын югалту кайгысын да кичерергә туры килә Фәһимә апага. Тормыш иптәшенең вафатына 32 ел була, сөекле Флюра кызын да авыр чир якты дөньядан бик иртә алып китә. Шундый кайгы кичереп, алга таба яшәргә көчне, мөгаен, җандай якын уллары Касыйм белән Идрис һәм онык-оныкаларыннан алгандыр. Шөкер, нәсел дәвамчыларына бай Фәһимә апа. Инде туруннары да үзләренең уңыш-лары белән картнәнәләрен сөендереп тора.
Бүген ветеран тормыш иптәше белән өйләнешкәч салган нигездә улы Касыйм белән гомер итә. Яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан канәгать юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Балалары, оныклары, туруннары да аңа ышанычлы таяныч һәм зур ярдәм.