Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 октябрь 2018, 11:14

Мөлаем йөзле, эшкә уңган

Гәзит – бөтен коллективның хезмәт җимеше, диләр. Дөрес әйтелгән, чөнки ул укымлы һәм кызыклы булсын өчен һәркем зур тырышлык сала. Әледән-әле анда истәлекле вакыйгалар, күренекле кешеләр турында мәкаләләр дөнья күрә, фәһемле очрашулар яктыртылып тора. Күркәм гомер бәйрәмнәре яки никахка керүче якыннарын гәзит аша котларга һәм изге теләкләрен җиткерергә теләүчеләр дә нәкъ редакциягә килә. Ә аларны анда мөлаем Әминә Рәсим кызы Кулгунина ачык йөз белән каршы ала.

Әйе, сүз редакциядә иң җаваплы һәм авыр вазыйфаларның берсен күңел җылысын биреп, намуслы башкаручы хөрмәтле хезмәттәшебез турында бара. Котлаулар күңелгә үтеп керерлек, якыннарына чын бүләк булсын, ә белдерүләр законга ярашлы дөрес һәм төгәл бирелсен өчен зур тырышлык таләп ителә. Бу уңайдан Әминәне үз эшенең остасы дияргә була. Һәр кеше белән тиз арада уртак тел таба белү, аларны үзенә җәлеп итү дә аңа табигатьтән бирелгән. Һәр нәрсәне уңайга, шаяруга борып куя торган күркәм сыйфатка да ия ул. Аның белән якыннан аралашкан саен, сиңа эше яки киңәше белән ярдәм итәргә әзер торган мәрхәмәтле, эчкерсез кеше икәненә инанып, очрашкан саен, сөенеч кичерәсең.
Кулгунина (Кәримова) Әминә Рә­сим кызы Варшавка авылында туган. Аңа 4 яшь ярым булганда әтисе Рәсим абый үлеп китә. Әнисе бәләкәй кызы белән улын алып туган авылы – Карлыманга кайтып яши башлый. Әминә урындагы мәктәптә укуын дәвам итә. Кырмыскалы һөнәрчелек училилищесын һәм Йоматау аграр техникумын тик “5” билгеләренә генә тәмамлый. Соңыннан Салават исемендәге колхозга бухгалтер булып эшкә урнаша. Тырыш һәм сәләтле кыз тиз арада тәҗрибәле хезмәттәшләреннән эшнең нечкә­лекләренә өйрәнә. Район гәзитенә кассир һәм реклама агенты кирәк булгач, ул редакциягә килеп эшкә урнаша. Биредә көч-дәрте ташып торган Әминә Рәсим кызы зур теләк белән эшкә тотынды һәм 16 ел инде бу вазыйфада намуслы хезмәт итә. Шул дәвер эчендә аеруча җаваплылык һәм оперативлык белән һәр эшне җиренә җиткереп эш­ләргә күнеккән Әминә Кулгунина югары һөнәри осталыкка иреште, коллективта зур абруй казана.
Уңган кеше бар яклап та уңган, диләр. Үткән юлы һәм тату гаиләсе бе­лән дә горурлана ала ул. Тормыш иптә­ше Айдар Венер улы белән зур һәм күркәм йорт салып керделәр. Хуҗалык­лары да ныклы аларның: күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, зур бакча үстерәләр. Ихаталарында трактор, “УАЗ” машинасы утыра. Ә заманча машинаны үзе йөретә Әминә. Уллары Ил­нурны олы тормыш юлына чыгардылар. Киленнәре Гөлнур белән матур итеп дөнья көтәләр. Тупылдап торган Розалина исемле кыз һәм Тимур малай үстерәләр.
Бу көннәрдә күркәм юбилеен бәй­рәм иткән хезмәттәшемнең катлаулы тормышның матур якларын гына күңеленә сеңдереп, башкаларга кылган игелекле гамәлләренең куанычлы әҗерен татып, иминлектә-саулыкта, шатлыкта яшисе көннәре алда әле.
Венера Гафарова.
Читайте нас: