Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 декабрь 2018, 11:43

Казанышлар зур, киләчәк өметле

Хөрмәтле кырмыскалылар!Бүген зур юбилей - Кырмыскалы авылына нигез салынуга 260 ел тулуны бәйрәм итәбез.

Бирегә килеп урнашкан тәүге кешеләр бәрәкәтле җирне үзләштерә һәм яши башлауларына ике гасырдан артык вакыт үтеп китте. Туган авылның матди һәм рухи байлыгын арттыру, үстерү һәм төзекләндерү өчен һәр буын үз өлешен кертә. Еллар үткән саен тирә-як авыллар халкы районга исем биргән Кырмыскалыга тартыла башлый. Районның төп авылы хәрби батырлыклары һәм хезмәт үрләре белән дан тоткан чагу шәхесләргә аеруча бай.
Биредә район тарихында гына түгел, республика һәм бөтен ил буенча якты эз калдырган байтак кешеләр туып-үскән. Йөзләгән кырмыскалылы Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашкан, тылда Җиңүне якынайткан.
Бүген Кырмыскалы авылында туып-үскән кешеләр Башкорт­станның һәм Русиянең җитештерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мә­дәният һәм сәнгать өлкәләрендә хезмәт сала.
Истәлекле юбилеебызны без тырыш хезмәттә яуланган казанышлар белән каршы алабыз. Үзгәртеп кору чорында үткән еллардагы бәһалап беткесез тәҗрибәне саклап кына калмадык, ирешелгәннәрне тагы да яхшыртуга ирештек.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел район үзәге күркәмләнә һәм яшәрә. Яңа бистәләргә карап күзләр куана, зәвык белән салынган яңа йортлар калкып чыга, юллар, кибетләр, социаль объектлар төзелә. Газ, су, электр уты үткәрү дәвам итә.
Кырмыскалы авылында, башка районнарда кебек, төрле милләт халкы дус һәм тату яши, алар туган ягын ихлас ярата һәм районыбыз, Башкортстанның иминлеге хакына эшли һәм яши.
Кадерле дуслар! Алда безне җитештерү күләмен арттыру, социаль проблемаларны хәл итү кебек эшләр көтә. Бурычларның уңышлы тормышка ашуына шик юк. Моның һәм, иң мөһиме, туган авылны һәм районны тагы да күркәмрәк итү өчен өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм киләчәк буын хакына фидакарь эшегездә уңышлар телим.
А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: