Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
22 гыйнвар 2019, 17:26

Тәбрилибез

Кырмыскалы авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, хәс­тәрл­екле әти­ебез Ямалетдинов Илдар Ринат улын күркәм юбилее – 50 яше тулу уңа­еннан чын күңелдән котлыйбыз.

Һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм ярдәмчел, бә­хетле һәм сәламәт бул, барлык уй-теләкләрең тормышка ашсын, туар таң­нарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, гаилә шатлыгына күмелеп, балаларыңның, якынна­рыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Котлы булсын, кадерлебез, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Эльвира, улларың Илнар Ильяс, кызың Назгөл.

***

Ямалетдинов Илдар Ринат улына

Кадерле улыбыз, туганыбыз! Сине күркәм юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Пар канатың белән тигез яшә,

Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.

Кояш кебек балкып торсын,

Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.

Булсын ул илле, тулсын ул илле,

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.

Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,

Җырлап каршы ал тагын иллене!

Иң изге теләкләр белән әти-әниең һәм барлык туганнарың.
Читайте нас: