Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлаулар
15 март 2019, 12:08

Ихлас тәбриклибез

Яңа Кыешкы авылында игелекле гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, газиз әниебез, юмарт йөрәкле нәнәебез Гәрәева Гөлсинә Әнвәр кызын күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Яңа Кыешкы авылында игелекле гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, газиз әниебез, юмарт йөрәкле нәнәебез Гәрәева Гөлсинә Әнвәр кызын күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сөеклебез, син безнең өчен дөньяда иң кадерле, иң газиз. Синең кебек сабыр, ипле, ачык йөзле кешеләр сирәктер ул. Олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче син!

Әниебез, барсы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Әтиебез белән тигезлектә, безнең бары тик шатлыкларга гына сөенеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып бергә-бергә яшәргә язсын иде. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, безгә - балаларыңа, оныкларыңа үрнәк булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,

Синең белән туган йорт ямьле.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфил, улың Азат, кызың Әлфия, киленең Гүзәл, киявең Ринат, оныкаларың Айгөл, Мәрьям, оныгың Мурат.
Читайте нас: