Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
15 март 2019, 12:10

Изге теләкләр җиткерәбез

Илтуган авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез Аскарова Мөс­ли­мә Әхмәтгали кызын 65 яшьлек күр­кәм юбилее уңа­ен­нан чын кү­ңел­дән тәбрик­либез.

Илтуган авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез Аскарова Мөс­ли­мә Әхмәтгали кызын 65 яшьлек күр­кәм юбилее уңа­ен­нан чын кү­ңел­дән тәбрик­либез.

Көннәрең шатлык белән үт­сен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып матур итеп яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, кадерлебез!

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең.

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.

Сиңа юллыйбыз теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул - өйнең яме,

Ә тормышта - олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә.

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

“Әни! ”- диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың -

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”- диеп әйтә алу - бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Котлы булсын, әнкәй, туган көнең.

Балкып торсын һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен иде алдагы көннәрең.

Иң изге теләкләр белән кызың Римма, улың Айрат, киленең Рәмзия, киявең Фидан, онык-оныкаларың.
Читайте нас: