Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
22 март 2019, 13:01

Хуҗиәхмәтовларга

Илтуган авылында яшәүче Тәнзилә Гариф кызы һәм Әхәт Гайса улы Хуҗиәхмәтовларның гаилә корып яши башлауларына – 55 ел һәм Әхәт Гайса улына 80 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Илтуган авылында яшәүче Тәнзилә Гариф кызы һәм Әхәт Гайса улы Хуҗиәхмәтовларның гаилә корып яши башлауларына – 55 ел һәм Әхәт Гайса улына 80 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сез иңгә-иң куеп, бер-берегезгә терәк булып матур гомер кичерәсез. Алдагы көннә­регез дә тигез­лектә, тынычлыкта, муллыкта үтсен, Аллаһы Тәга­лә саулыктан аермасын, якыннарыгызның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, иминлек­тә яшәргә язсын. Балаларыгызның игелеген күреп, оныклары­гыз­ның шат авазларына куанып, төп нигезегезнең җылысын саклап яшәвегезне телибез.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәгез челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Тормыш юлыгыз балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Беркайгысыз үтсен гомерегез.

Иң изге теләкләр белән кодагыйларыгыз Фәнүзә Йосыпова, Тәнзилә Нигъмәтуллина, барлык балаларыгыз һәм оныкларыгыз.
Читайте нас: