Иске Шәрәй авылында туып-үскән, бүгенге көндә Италиянең Венеция шәһәрендә яшәүче сөекле улым, энебез, абыебыз Хөснетдинов Рәфис Хәмзә улын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез! Барлык уй-теләкләрең тормышка ашсын, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.
Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән әниең Салиха, абыйларың Хәмит, Рәмил, Фәүзәт, апаң Динә, җиңгәләрең Фәнисә, Фәнзәлия, Зилия, җизнәң Флюр һәм барлык туганнарың.