Иске Акташ авылында туып, хәзерге көндә Кырмыскалы районында яшәүче Хәкимова (Галләмова) Резеда Рәшит кызын күркәм гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан торган озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Киявебез Рәфил Муса улы белән озын-озак еллар бергә яшәп, улларыгыз Эльвир һәм Эльмирның изгелекләрен күреп, тигезлектә тыныч гомер итүегезне телибез.
Гел шатлыкта яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет биләсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене.
Иң изге теләкләр белән әтиең Рәшит, әниең Фәния, тормыш иптәшең Рәфил, балаларың Эльвир, Эльмир һәм барлык туганнарың.