Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 март 2019, 12:38

Ф.Ф.Шәйбәковага

Кырмыскалы авылында гомер итүче сө­екле тормыш иптәшем, га­зиз­ләрдән-газиз әни­­­ебез, хәстәр­лек­ле нәнәебез Шәй­бә­ко­ва Флүзә Флюр кызын күр­кәм юбилее уңаен­нан чын кү­ңелдән котлыйбыз.

Кырмыскалы авылында гомер итүче сө­екле тормыш иптәшем, га­зиз­ләрдән-газиз әни­­­ебез, хәстәр­лек­ле нәнәебез Шәй­бә­ко­ва Флүзә Флюр кызын күр­кәм юбилее уңаен­нан чын кү­ңелдән котлыйбыз. Кадерлебез безнең! Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык­­лы, гомерең бә­хетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Киләчәктә дә балаларың­ның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен.

Котлы булсын, кадерлебез, юбилеең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Котлап сине юбилеең белән,

Юлларыңа гөлләр сибелсен,

Ямьле язның саф җилләре сиңа

Бәхет-шатлык кына китерсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмил, улларың Ринат, Рәфис, киленең Лилия һәм оныкларың Равил, Рәмзил.
Читайте нас: