Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
29 март 2019, 13:46

Р.З.Йосыповка

Илтуган авылында яшәүче Йосыпов Рафикъ Зәйдулла улына

Илтуган авылында яшәүче Йосыпов Рафикъ Зәйдулла улына

Кадерле тормыш ип­тәшем, әтиебез, карт­әтиебезне күркәм гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын кү­ңел­дән кайнар котлыйбыз. Кадерлебез безнең! Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таяныч, ышаныч, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә исәнлек-саулыкта әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Ходай сиңа берни кызганмаган,

Аек акыл, бик зур сабырлык.

Яшисең син акыл белән,

Бик күпләргә үрнәк булырлык.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Тик шатлыклар гына килеп торсын,

Кайгы сезгә юлны тапмасын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәйханә, улларың Ильяс, Илгиз, киявең Рафикъ, киленнәрең Ләйсән, Нәфисә, оныконыкаларың Руслан, Линар, Илмира, Илзирә, Ләйлә.
Читайте нас: