Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
5 апрель 2019, 14:05

И.Ш. Курпачевка

Кырмыскалы авылында яшәүче Курпачев Ибраһим Шәрифулла улына

Кырмыскалы авылында яшәүче Курпачев Ибраһим Шәрифулла улына

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, карт­әтие­безне күр­кәм гомер бәй­рәме – 60 яшьлек юбилее бе­лән чын күңел­дән кайнар котлыйбыз. Зур һәм якты бәй­рәмең көнендә сиңа ихлас котлауларны юллыйбыз – алдагы гомер юлла­рыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Әниебез белән тыныч тормышта, балаларыгызның игелеген күреп, онык­ларыгызның хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез.

Тәбриклибез юбилеең белән,

Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Сиңа булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түреңдә.

Гаилә, бала куанычы белән

Игелек күреп яшә гомергә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Читайте нас: