Кырмыскалы авылында яшәүче Батталова Рима Фәрит кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерлебез безнең! Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле озын гомер телибез. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, изге күңелле булып кал. Киләчәктә дә балаларыңның, якыннарыңның игелек-изгелекләрен күреп, шатлык-куанычларга төренеп мул тормышта яшәргә насыйп итсен.
Син булганга, Рима, без бәхетле,
Синең белән матур көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Котлы булсын синең юбилеең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Язның җылы, саф җилләре сиңа
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Йөрәкләрдә булган сөю серен
Сүндермәгез, мәңге саклагыз.
Иң изге теләкләр белән Рәис абыең, Рәзилә апаң, Рим, Рифхәт, Миләүшә, Әлфия, Радмилла, Радмир, Алсу.