Яңа Кыешкы авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез Галия Расих кызы Гайсина һәм әтиебез, картәтиебз Галинур Габделнур улы Ишкаевны 55 яшьлек күркәм юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алдагы тормышыгыз сөенеч-куанычларга, бәхеткә бай булсын, балаларыгызның изгелек-игелекләрен күреп, шатланып яшәвегезне телибез.
Ашкынып ла очып кайтабыз без
Туып-үскән йортка – ояга.
Күңел тулы шатлык, әл дә әле
Әти-әни бар, дип дөньяда.
Бүгенгедәй безнең тәрәзәләрдә
Һәрчак шулай каршы алсын иде
Иң изге теләкләр белән улыгыз Дамир, кызларыгыз Зөһрә, Нурия, киявегез Рөстәм, оныкагыз Гүзәл.