Илтуган авылында гомер итүче газизләрдән-газиз әниебез, хәстәрлекле нәнәебез, хөрмәтле кодагыебыз Йосыпова Фәнүзә Әхәт кызын 65 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерлебез! Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, озын гомер телибез. Киләчәктә дә бергә-бергә шатлык-сөенечләргә төренеп яшәргә насыйп итсен.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап узсын,
Кабул булсын барлык теләгең.
Гомер юлың синең озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортыбыз.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Иң изге теләкләр белән улларың Илшат, Айрат, киленнәрең Нәзилә, Регина, оныкларың, кода-кодагыйларың Әхәт һәм Тәнзилә, Ринат һәм Мәмдүдә.