Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
24 Май 2019, 13:45

Назыйрова Зилә Мотаһар кызына

Иске Шәрәй авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газизләрдән-газиз әниебез, хәстәрлекле нәнәебез, хөрмәтле кодагыебыз – Назыйрова Зилә Мотаһар кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Иске Шәрәй авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газизләрдән-газиз әниебез, хәстәрлекле нәнәебез, хөрмәтле кодагыебыз – Назыйрова Зилә Мотаһар кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, балаларыңның, онык-оныкаларыңның игелек-изгелекләрен күреп, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне телибез.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Син булганга гына йортыбыз нык,

Табыныбыз һәрчак түгәрәк.

Сызланулар белми, хәсрәт күрми,

Яшик әле шулай бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Тәлгать, улларың Илдар, Радик, киленнәрең Юлия, Инфизә, онык-оныкаларың Илназ, Радмир, Алина, Камилла һәм кода-кодагыең Адис белән Нурия.
Читайте нас: