Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
24 Май 2019, 13:42

Вахитов Илдар Рим улына

Район гәзитләре редакциясе коллективы хезмәт­тәшебез Вахитов Илдар Рим улын матур гомер бәйрәме – 35 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас тәбрик итә.

Район гәзитләре редакциясе коллективы хезмәт­тәшебез Вахитов Илдар Рим улын матур гомер бәйрәме – 35 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас тәбрик итә.
Гадәттә, гәзиттә эшләп карарга теләүчеләр – күп, ә анда озак елларга тоткарланучылар, гомерен аңа багышлаучылар аз була. Чөнки бу хезмәт даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итә. Илдар Рим улы нәкъ шундыйларның берсе. Ул 2007 елда редакциягә фотограф булып эшкә урнашып, тиз арада коллективта үз кешегә әверелде. Гәзит укучыларны үзенең төрле фоторәсемнәре белән сөендереп тора. Бүген ул үз эшенең остасы, тәҗрибәле белгеч, ышанычлы дус, үрнәкле гаилә башлыгы һәм хәстәрлекле әти дә. Без аны дөрес фикер йөртүче, акыллы карашлы, яңалыкка омтылучы белгеч буларак беләбез.
Хөрмәтле Илдар, сине матур юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, шатлык-куаныч­лардан гына торган озын гомер, гаилә бәхете телибез. Күңел күтәренкелеге һәм иҗат ялкыны сине гомер буе озата барсын.
Читайте нас: