Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
28 Май 2019, 12:29

Ф.М, Ф.В.Садыйковларга.

Олыкүл авылында яшәүче Флизә Мөхәммәт кызы һәм Фәргать Вахит улы Садыйковларга

Олыкүл авылында яшәүче Флизә Мөхәммәт кызы һәм Фәргать Вахит улы Садыйковларга

Гомер юлыгыз күпләргә үрнәк булырлык кадерле кешеләребезне гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Киләчәктә дә сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер телибез. Безнең турында кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрегез, жылы сүзегез.

Иркәлисез, яратасыз, юатасыз,

Тыңлыйсыз да, анлыйсыз да үзегез.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч булсын йөзегез.

Күңелегез гел күтәренке булсын,

Сөелеп һәм сөендереп яшәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.
Читайте нас: