- ди Кырмыскалы авылында яшәүче Мәүҗидә Әхмәт кызы Саттарованың балалары. Шул көннәрдә хезмәт ветераны 80 яшьлек юбилеен билгели.
Ул 1939 елның 28 маенда Зөләйха һәм Әхмәт Сираҗетдиновларның гаиләсендә өченче сабый булып дөньяга килә. Әтисе фронтка киткәндә, кызга нибары 2 яшь кенә була.
- Без авыр вакытта яшәдек. Ач һәм ялангач чаклар күп булды, - ди Мәүҗидә Әхмәт кызы. – Бәхеткә, әтиебеә сугыштан исән-имин әйләнеп кайтты һәм 90 яшенә кадәр яшәде.
Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Мәүҗидә лаборантка һөнәрен үзләштереп, Камышлы авылындагы сөтчелек фермасында эшли башлый. Соңыннан Салават исемендәге колхозга хисапчы булып күчә. Сөт ташучы булып эшләгән егет - Әсхәт Саттаров белән Мәүҗидә нәкъ биредә таныша да инде. Намуслы эшләгән, изге күңелле һәм тырыш егетне еш кына район гәзитенә дә мактап язалар.
Яшьләр өйләнешеп, бер ел үткәннән соң дөньяларына ямь өстәп уллары Рөстәм, ике елдан соң Рәфис, соңыннан кызлары Рима туа. Саттаровлар зур һәм күркәм йорт салып керәләр һәм анда кырык ел бәхетле гомер итәләр.
Кырмыскалы училищесында бухгалтерлыкка укып чыгып, Мәүҗидә Әхмәт кызы хаклы ялга чыкканчы һөнәре буенча район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Гомум эш стажы 35 елдан артып китә.
Яшәгән еллары өчен Мәүҗидә Әхмәт кызы язмышына рәхмәтле. Чөнки Әсхәт Нәзир улы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.
Тыныч холыклы, түземле, изге күңелле, ачык йөзле, уңган һәм ярдәмчел булганы өчен аны балалары да, оныклары да ихлас күңелдән яраталар, авылдашлары хөрмәт итәләр.
- Нинди генә хәл килеп туса да, без һәрвакыт әни белән уртаклашабыз. Шуңа да ул безнең шатлык-борчылуларны белеп тора. Тормышта ниндидер уңышка ирешкәнмен икән, моның өчен мин әниемә чиксез бурычлымын. Вакытында ярдәм итмәсә, мин югары белем һәм бу вазыйфада эшли алмаган булыр идем. Институтта укыган чакта ул балаларымны карашты, һәрвакыт ярдәм кулы сузды.
Рөстәм абый – Белоруссия, Рәфис абый Балтыйк буенда хезмәт итте. Икесен дә барып күрде - ант биргәндә аларның янында булды, - ди кызы Рима.
Улы Рәфистән гел җылы эчтәлекле хатлар килә: “Барсы да яхшы. Хезмәт бара” – дип яза ул. Шуңа да аның Әфганстан чигендә хезмәт итүен өйдәгеләр белми дә.
- Рәфиснең сугышта булуын Фәнгил абый кайткач кына белдек. Баксаң, аларның икесе дә Әфганстанда хезмәт иткәннәр, ләкин Фәнгил абый иртәрәк кайткан, ә Рәфис абый берничә айдан соң гына. Ул кайтып күзебезгә күренгәнче без “ут йотып” яшәдек, аның өчен бик борчылдык.
Ул бер ел Балтыйк буенда хезмәт иткән, соңыннан аларны Әфганстан чигенә җибәргәннәр. Хатлар Чарджоу шәһәреннән килә иде, шуңа да безнең күңел тыныч булды, - дип сүзен дәвам итә Рима Әсхәт кызы.
Рәфис Әсхәт улы кайткач, аларның шатлыгының чиге булмый. Сугышта күргәннәр турында ул сөйләргә яратмый. Ләкин анда хезмәт итүчеләрнең барсы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газабын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Өлкән улы Рөстәм әтисенең юлыннан китеп, Салават исемендәге колхозда шофер булып эшли. Килене Наташа белән Руслан исемле ул һәм Светлана исемле кыз үстерәләр. Яңарак улы өйләнгән. Кызганычка каршы, Рөстәм Әсхәт улы гына аларның бәхетен күрә алмый – фани дөньядан иртәрәк китеп барган.
Бүген бәхетле нәнәй Руслан, Светлана, Тимур, Алсу, Илшат һәм Линара исемле онык-оныкаларына куанып бетә алмый. Алар турында Мәүҗидә Әхмәт кызы хәстәрлек күрә, оек-бияләйләр бәйли. Тәмле ризыклар, бәлеш һәм беленнәр пешереп, сыйларга ярата. Үзе белгәннәрен киленнәренә, кызларына һәм оныкаларына да өйрәтә.
- Әлеге вакытта Рима кызымның гаиләсе белән яшим. Оныкам Линара агымдагы елда диплом яклаячак, оныгым Илшат Уфада эшләп йөри. Әсхәт абыең үлгәнгә 25 ел вакыт үтеп тә китте. Ә мин, шөкер, 80 яшемне тутырдым. Тазалыкка килгәндә, Аллага шөкер, шушы яшьтә үз-үзеңне йөретү, балалар һәм оныкларның уңышына куанып яшәүдән дә олырак бәхет юктыр ул, - ди Мәүҗидә апа.