Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
21 июнь 2019, 14:21

Сәйфетдинова Филира Рифгать кызына

Сарт-Чишмә авылында яшәүче кадерле кешебез - кызым, сеңлем, апабыз - Сәйфетдинова Филира Рифгать кызын күркәм гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сарт-Чишмә авылында яшәүче кадерле кешебез - кызым, сеңлем, апабыз - Сәйфетдинова Филира Рифгать кызын күркәм гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Балаларыңның изгелекләрен күреп, тормышка сөенеп, сәламәтлектә гомер итүеңне, хаклы ялга чыгып, озын-озак яшәвеңне телибез.

Юбилеең белән тәбрик итеп,

Ак бәхетләр сиңа телибез.

Киләчәгең матур, нуры булсын,

Авырлыклар күрмә син, дибез.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Сәламәтлек, шатлык-куанычның

Бирсен сиңа Ходай зурысын.

Иң изге теләкләр белән әниең Финә, апаң Филия, сеңлең Юлия һәм безнең гаиләләр.
Читайте нас: