Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлаулар
25 июнь 2019, 12:00

Изге йөрәгең өчен рәхмәт сиңа!

Бүген безнең гаиләдә олы бәйрәм. Кырмыскалы авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Фәнзия Наил кызы Хәкимова матур юбилеен билгели. Ямьле җәй көнендә тугангамы, ул күңеленә барлык җылыны, нурны җыйган кебек.

Бүген безнең гаиләдә олы бәйрәм. Кырмыскалы авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Фәнзия Наил кызы Хәкимова матур юбилеен билгели. Ямьле җәй көнендә тугангамы, ул күңеленә барлык җылыны, нурны җыйган кебек.

Фәнзия Наил кызы Кырмыскалы авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлап, югары белемгә ия була. Язмышын Әнвәр Хәмит улы белән бәйли. Яшь гаиләгә яшәү мәгънәсе өстәп, уллары Айрат, кызлары Гөлшат дөньяга килә.

Юбилярыбыз көнкүреш йортында, соңыннан урман хужалыгында икътисадчы вазыйфасын башкара. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп үтәве, кешелеклелеге белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.

Әлеге вакытта кадерлебез хаклы ялда. Әнвәр Хәмит улы белән балаларына икешәр югары белем алырга ярдәм итеп, гөрләтеп туйлар үткәреп, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Хәзер инде онык-оныкаларының шатлыгына күме­леп гомер кичерә алар.

Фәнзия Наил кызы аш-суга да бик оста. Аның бәлеш, коймак, бавырсак кебек тәмлекәчләре башкаларның да табыннарын бизи. Ислам динен ихтирам итә, Корьән мәҗлесләрен дә үткәреп тора. Моңа вакытында дин кушканны төгәл үтәүче әти-әниләре Фидая Лотфулла кызы һәм Наил Корбангали улы да булышлык иткәндер. Матурлыкка омтылышы ул үстергән чәчкәләрдә чагыла. Өйдә дә, бакчада да күзнең явын алып утыра алар.

Кадерлебез бик сабыр, акыллы кеше. 30 елга якын каенанасы белән бер кыек астында дөнья көтәләр. Аны авырган чакларында карап, соңгы юлга да шартына туры китереп тәрбияләп озата.

Сөекле әниебез! Безнең инде үз гаиләләребез бар. Әмма аерым торсак та, Аллага шөкер, бергә яшибез, аралашып торабыз. Көн саен иртән сиңа шалтыратып тавышыңны ишетү безгә һава кебек кирәк. Бәләкәй генә уңыш­ларыбызны да зур шатлык белән кабул итәсең, борчылуларыбызны да йөрәгең аша үткәрәсең. Бар булмышыңны гаиләгә багышлап, изге фәрештәдәй саклап йөретүчебез син. Саф күңелең, ягымлы сүзең, изге йөрәгең, акыллы киңәшләрең өчен сиңа зур рәхмәтләр әйтеп баш иябез. Алдагы көннәрдә якыннарыңның кадер-хөрмәтен күреп, ныклы сәламәт­лектә, татулыкта озын-озак гомер итәргә язсын, дип Ходайдан үтенәбез.

Сөйкемле карашың кояшка тиң –

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын тормыш язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!

Күңелең гел күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең яшә!

Чиксез ихтирам белән тормыш иптәшең, балаларың, онык-оныкаларың.
Читайте нас: