Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 февраль 2021, 16:32

Хөсәенова Гөлчәчәк Рәлис кызына

Кырмыскалы авылында яшәүче кадерле кызыбыз, апабыз ХӨсәенова Гөлчәчәк Рәлис кызын күркәм гомер бәйрәме - 45 яше тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз.

Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле кызыбызга, апабызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бик бәхетле яшәвен, балаларының игелеген, изгелеген күреп, шатлыклы озын гомер, бетмәс-төкәнмәс бәхетле киләчәк телибез.
Ни теләргә? Һәр яшәгән көннән
Тәм табарга, шатлык, изгелек.
Көч белән дәрт җитсен һәр нияткә,
Корычтай нык булсын сәламәтлек.
Бәхет-шатлык дөньясына
Күмәсе иде сине.
Тормышыңда сөенечнең
Булмасын иге-чиге.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Мәңге кайгы күрми, бәхет белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Иң изге теләкләр белән әтиең, әниең, туганнарың.
Читайте нас: