Үзән
+4 °С
Облачно
Котлаулар
26 Февраля 2021, 07:01

Гафарова Алсу Әнис кызына

Шәйморатов авылында туып-үскән, хәзерге көндә Красноусол авылында яшәүче кызыбыз, сеңлебез, апабыз Гафарова Алсу Әнис кызын 25 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Язмыш сиңа игелекле, изгелекле еллар гына бүләк итсен, шатлык-куанычларга төренеп, гаиләң белән бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Күңелеңдәге якты кояш назы,
Бәхет нуры һич тә китмәсен.
Шат елмаеп каршы ал син
Гомереңнең һәрбер иртәсен.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, картатаң, нәнәң, туганнарың Аяз, Аделина, Аксана, Айдар, абыең Альмир, апаң Юлия, Айгөл, Айгиз.
Читайте нас