Ихлас күңелле һәм игътибарлы булуыгыз белән тирә-яктагыларның күңелен яулыйсыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алдагы тормышыгыз сөенеч-куанычларга, бәхеткә бай булсын, һәр эш-гамәлегез уңыш китерсен.
Юбилеегыз котлы булсын,
Телибез бәхет кенә,
Сөендерсен һәр көнегез,
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, тыныч тормыш -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.