Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
5 март 2021, 12:05

Фиркать Ибраһим улы һәм Фәрзәнә Фәйзрахман кызы Кәримовларга

Кадерле Фиркать Ибраһим улы һәм Фәрзәнә Фәйзрахман кызы Кәримовларны 50 ел бергә тату гомер итүләре уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып 50 ел гомер кичердегез. Алдагы тормышыгызда үстергән балала­рыгызның игелеген күреп, онык-оныка­ла­рыгызның хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгында бик күп еллар яшәргә язсын.
Юбилеегыз котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәр көнегез,
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, тыныч тормыш -
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән Әмирхановлар гаиләсе.
Читайте нас: