Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
5 март 2021, 11:51

Ин­физә һәм Радик Назыйровларга

Константиновка авы­­лында гомер итүче Ин­физә һәм Радик Назыйровларны көмеш туй­­лары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлеләребез! Сез­нең бергә тормыш корып яши башлавыгызга 25 ел тула. Сез бер-берегезгә та­яныч булып, тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез, үрнәк булырлык балалар тәрбияләп үстердегез. Киләчәктә дә бәхет диңгезегез иксез-чиксез булсын, пар күгәрченнәр кебек сөеп һәм сөелеп, сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә насыйп итсен.
Гомерләрнең әле башы гына,
Туегызның бары көмеше.
Алтын, алмаз туйга чаклы шулай
Яшәгез сез сөеп, килешеп.
Юбилеегыз белән кайнар котлап,
Изге теләк бүләк итәбез.
Һәрчак безгә шатлык өләшүче
Булырсыз дип өмет итәбез.
Иң изге теләкләр белән әниегез Зилә, әтиегез Тәлгать, энегез Илдар, киленегез Юлия һәм туганыгыз Илназ.
Читайте нас: