Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, балаларыңның, оныкларыңның игелек-изгелекләрен күреп, шатлык-сөенечләргә төренеп, безгә терәк булып яшәргә насыйп итсен.
Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Озын гомер язсын сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың.
Сау-сәламәт яшик бергәләшеп,
Киләчәкнең алгы көннәрен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкаларың, туруннарың.