Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
12 март 2021, 09:57

Яңа Кыешкы авылында яшәүче Сәгыйтов Нәзир Миннигәрәй улына

Яңа Кыешкы авылында яшәүче Сәгыйтов Нәзир Миннигәрәй улынаКадерлебез безнең! Си­не матур бәйрәмең - 70 яшь­лек юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлый­быз.

Сиңа ныклы сә­ла­мәтлек, җан ты­ныч­лыгы, озын гомер телибез. Киләчәктә дә үстер­гән ба­лаларыңның игелеген күреп, онык-оныкаларың­ның хөрмәтен тоеп, безне шатландырып яшәргә язсын.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Безнең өчен күпме тырышасың,
Уйланасың гомер эчендә.
Онытмабыз һичбер вакыт,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш бирсен сиңа яктылык.
Барлык балаларың, якыннарың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсөяр, улың Наил, киленең Ләйсән, кызың Гөлчәчәк, киявең Айдар, улың Данир, киленең Гүзәл, онык-оныкаларың.
Читайте нас: