Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
26 март 2021, 09:32

Зәйнуллина Фәүзия Фәхртдин кызына

Илтуган авылында яшәүче Зәйнуллина Фәүзия Фәхртдин кызына

Кадерле әниебез, хәс­тәрлекле нәнәебезне туган көне белән кайнар котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, го­мерең озын булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның игелек­лә­рен күреп, озак еллар гомер итүеңне телибез. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт гел читләтеп үтсен,
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Фәнүзә, Әлфия, улың Ильяс, кияүләрең Таир, Илдар, киленең Тамара, оныкларың Таһир, Эвелина, Илдана, Андрей, Искәндәр, Амелия.
Читайте нас: