Хәерле гомер, тыныч картлык насыйп булсын сиңа, кадерлебез! Дөньяның михнәтен белми, чир-сырхаулар күрми, бәрәкәтле имин елларда сәламәт булып озын-озак яшәвеңне телибез.
Изгелекләр кылып яшисең син,
Алтын таулар өмет итмисең.
Башкаларга шатлык өләшәсең,
Балаларым, дип яшисең.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге бетмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияәүләрең, киленнәрең, онык-оныкаларың.