Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 апрель 2021, 16:08

Бикташева Роза Сабит кызына

Яңа Кыешкы авылында яшәүче сөекле әниебез, кадерле апабыз, хәстәрлекле нәнәебез Бикташева Роза Сабит кызын 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан чын йөрәктән котлыйбыз.

Безнең кадерлебез лаеклы гомер юлы үтте. 40 ел буе Яңа Кыешкы авыл Советы секретаре, эшләргә идарә итүче булып хезмәт итте. Шул вакыт эчендә халыкның ихтирамын яулады. Әлеге көндә дә барысы да аңа рәхмәтле булып, исәнлеген белешеп, күрсәткән ярдәм­нәре өчен күргән саен рәхмәт белдерәләр.
Тормыш булгач шатлыгы да, кайгысы да булды. Ходай биргән гомерендә күпме авырлыклар күргән, сынмаган, сыгылма­ган. Берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер аларның уртасында балкып утыра.
Алдагы көннәрдә дә кадерле кешебезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларының шатлыгын күреп яшәвен телибез.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Күңелеңдәге якты кояш назы,
Бәхет нуры һич тә китмәсен.
Шат елмаеп каршы ал син
Гомереңнең һәрбер иртәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың, сеңелләрең, кияүләрең, оныкларың, туруның.
Читайте нас: