Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Күңелеңнән яз кояшы назы,
Көзләр сабырлыгы китмәсен.
Шат елмаеп каршы ал син,
Тормышыңның һәрбер иртәсен.
Синең тормыш юлларыңда
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар һәм бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
Иң изге теләкләр белән әтиең, әниең, энең, киленнәрең (Авыргазы районы, Төбәк авылы).