Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
21 Май 2021, 09:41

Гафарова Кәүсәрия Хәйдәргали кызына

Сарт-Чишмә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, нә­нә­ебез, картнәнәебез Гафарова Кәүсәрия Хәйдәргали кызын ма­тур бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз. Хәерле гомер, тыныч картлык насыйп булсын сиңа. Дөньяның михнәтен белми, чир-сырхаулар күрми, бәрәкәтле имин елларда сәламәт булып озын-озак яшәвеңне телибез.
Изгелекләр кылып яшисең син,
Алтын таулар өмет итмисең.
Башкаларга шатлык өләшәсең,
Балаларым, дип яшисең.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге бетмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың, улың, кияүләрең, оныкларың, туруннарың.
Читайте нас: