Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
10 февраль 2022, 15:56

Фәхрисламова Илһамия Әскать кызын юбилее белән котлыйбыз!

Сөекле тормыш иптәшем, әниебез 50 яшь­лек матур юби­леен билгели.

Фәхрисламова  Илһамия Әскать кызын юбилее белән котлыйбыз!
Фәхрисламова Илһамия Әскать кызын юбилее белән котлыйбыз!

 Күркәм бәй­рәме белән кот­лап, ныклы сә­ламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, кай­гы-хәсрәтсез озын гомер, ак бә­хетләр, кыз­ла­рың­ның һәм оныкларыңның күңел җы­лы­сын тоеп, игелекләрен күреп, сау-сә­ла­­мәт гомер кичерергә язсын сиңа. Әти белән пар канатлы булып, ти­гез­лек­тә, безне сөендереп, терәк булып, озак еллар яшәгез. Әниебез - изге һө­нәр­ләрнең берсен сайлаган, шәфкать туташы булып эшли. Аңа эшендә зур уңыш­лар телибез. Куанычлардан гына тор­ган киләчәк язсын сиңа.
Канатларын җәеп фәрештәләр,
Җил-давылдан сине сакласын.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын,
Юлларыңны гөлләр капласын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, кызларың Айгөл, Алсу, киявең Раушан, оныкаларың Айсылу, Алия.

***

Аскын районы Кубияз авылында ту­ып үскән, хәзерге көндә Шәйморат авылында яшәүче кадер­ле кешебез Фәхрисламова Илһамия Әскать кы­зының 50 яшьлек күркәм юби­лее. Шушы матур бәй­­рәмең белән чын күңелдән тәб­риклибез. Сиңа ныклы тазалык, ак бә­хетләр, җан тынычлыгы, мул тормыш, кояштай озын гомер, җир йө­зен­дә­ге барлык матур теләкләрне телибез. Без­­нең өчен бик тә кадерлесең. Назлы ка­рашың, игелек-изгелекләрең өчен мең рәхмәт. Изге җаның борчу бел­мә­сен, ризыгың киң булсын. Киләчәктә дә якыннарыңның, туганнарыңның йө­рәк җылысын, ихтирамын тоеп, ка­дер-хөрмәткә төренеп, бәхетле озын го­мер кичерергә язсын. Яхшылыкларың, хәстәрлегең өчен Ходай үзеңне зурласын. Сөеп һәм сөелеп, кызларыңның ка­дерле әниләре, оныкларыңның яраткан нәнәйләре булып, сәламәт булып, яшә дә яшә әле.
Иң изге теләкләр белән әниең,Илүзә апаң, Рөстәм туганың һәм аларның гаи­лә­ләре.

Фәхрисламова  Илһамия Әскать кызын юбилее белән котлыйбыз!
Фәхрисламова Илһамия Әскать кызын юбилее белән котлыйбыз!
Автор:Алсу Каримова
Читайте нас: