Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Укытучымның батырлыгы

1942 елның җәендә Дон һәм Идел буе даланнарында Сталинград өчен сугыш башлана. “Сталинград” сүзе радио буенча яңгырый, гәзит битләрендә языла, докладларда телгә алына. Илнең, дөньяның иминлеге Идел буендагы алышның ничек тәмамлануына бәйле була. Совет-Германия фронтының көньягында Икенче дөнья сугышының мөһим сәяси һәм стратегик бурычы хәл ителә. Фашистлар Германиясе пехотасының биштән бер һәм танк дивизиясенең өчтән бер өлеше һәм Көнчыгыш фронтындагы сателлитлар Сталинградка юнәлтелә. Бөтен совет халкының уе Сталинград белән бәйле була. Бар яклап көчле фашист илбасарлары шәһәрне төрле яклап штурмлый башлый. Сталинградны батырларча обороналау шулай башланып китә һәм ул 1942 елның ноябренә кадәр дәвам итә.

Кызыл армия частьлары һәм берләшмәләре дошманга каршы торырлык көч таба һәм тиешле көч туплап, 19-20 ноябрьдә төньяк-көнбатыш һәм көньяк тарафларда һөҗүмгә күчәләр, бу исә немец командованиесе өчен көтелмәгән хәл була.
100 сәгать эчендә Кызыл Армиянең Сталинград тирә­сендәге һөҗүме нәтиҗәсендә немец-фашист гаскәрләренең 22 дивизиясе һәм аларның сателлитлары чолганышта кала. Ә 1943 елның 1 гыйнварында 8нче кавалерия корпусы һәм аның составындагы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе каты алышларда Обливск станциясенә үтеп керә һәм Сталинград янында камауда калган Паулюсның 6нчы армиясе группировкасына ярдәм күрсәтү юлын каплый.
180 көн һәм төн барган Сталинград өчен сугыш 1943 елның 30 гыйнварында немец-фашист гаскәрләренең җиңелүе белән тәмамлана, 90 мең гитлер солдатлары, шулай ук 6нчы немец армиясе командующие фельдмаршалы Паулюс әсирлеккә алына.
Шуны да әйтеп үтергә кирәк, Паулюсны тумышы белән республикабызның Ярмәкәй районыннан булган якташыбыз генерал И.В.Ласкин җитәкче­легендәге 64нче армиянең офицерлар төркеме пленга ала.
Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә Башкортстан биләмәсендә төзелгән хәрби берләшмәләр, югарыда әйтелүенчә, Дон фрон­тының 5нче танк армиясе составында генерал-майор М.М.Шәй­­­­моратов җитәк­че­легендәге 112нче Башкорт (арытабан 16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе һәм Сталинград фронтының 64нче армиясе составындагы генерал-майор Н.И.Бирюков командованиесе астында 214нче укчылар дивизиясе катнаша. Бу дивизия­ләр­нең шәхси составында безнең район кешеләре дә була.
Язмамда гәзит укучыларны аларның берсе белән таныштырып үтәсе килә. Сүз тумышы белән безнең районның Варшавка авылыннан булган, Биштәкә (Шәйморатов) җидееллык мәк­тәбе укытучысы, өлкән сержант, 214нче укучылар диви­зиясенең 788нче укучылар полкының разведчиклар бүлекчәсе командиры Галимҗан Минизиат улы Хәми­тов турында бара.
Мин аның белән күптән таныш, 1943-1944 уку елында Биштәкә җидееллык мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга төштем. Гатия Шәрип кызы Кәримова - минем тәүге укытучым иде. Ул фронттан әйләнеп кайткан Галимҗан Минизиат улына кияүгә чыкты. Галимҗан абый (без аны шулай йөретә идек) авыр яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, безнең мәктәптә физкультура укытучысы һәм хәрби җитәкче булып эш башлады. Ул елларда бу хәрби фән мотлак укытыла иде. Барлык укучыларны һәм халыкны һавага каршы оборона кагыйдәләренә өйрәттеләр. Әлбәттә, ул елларда малайлар аның хәрби биографиясе турында бик аз беләләр иде. Үсеп буй җиткереп, Уфада эшли башлагач, авылга кайткан вакытта үзем укыган мәктәпкә барып, Галимҗан Минизиат улы белән очраштым. Ул хезмәт дәресен алып бара иде. Уфа укытучылар институтында квалификациясен күтәрергә килгәндә без янә күрештек.
Арытабан ул тормыш иптәше белән педагогия эшчәнлеген Варшавка авылында дәвам иттеләр. Галимҗан Минизиат улы тыйнак кеше иде, мактанырга яратмады, ләкин сугыш елларындагы хатирәләре белән ихлас уртаклашты. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Мәскәүне обороналаганы өчен”, “Сталинградны обороналаганы өчен”, “Герма­ния­не җиңгән өчен” медальләре аның хәрби батырлыгын дә­лилли. Аның һәм хәрби иптәш­ләренең хатирәләре буенча берничә эпизод китерәм.
Хәзерге Волгоград өлкәсенең Паньшино һәм Городище авыллары янында барган канкойгыч алышларда ул үзенең бүлекчәсе белән дошманның берничә танкын һәм пехотасын юк итеп, яулаган позицияләрен саклап калалар. Әйткәндәй, бу һәм фронт­ның башка участокларында 780нче укучылар полкының медицина санитары, инструктор Уфа кызы Гуля Королева 214нче укучылар дивизиясе полкларына дошманнарга һөҗүм ясауда ярдәм итә һәм үзе дә батырларча һәлак була. Разведчиклар бүлекчәсе командирының фронт тормышыннан тагы бер эпизод. Аларга еш кына хәрби заданиегә дошман тылы аша барырга, аларның кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен, коралларының күплеген белергә һәм “тел” алырга туры килә. Моны тик үз эшен яраткан, туган илен сөйгән кыю һәм курку белмәс кешеләр генә башкара ала. Сталинград сугышында катнашкан безнең якташлар - 214нче укучылар дивизиясе дә батырларча сугыша.
Кызыл Армия яугирләре, шул исәптән Галимҗан Хәмитов кебек аның хәрби дусларының батырлыгы аркасында Бөек Ватан сугышында җиңү яулана.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Сталинград сугышы безнең гаиләне дә урап узмады. 1941 елның декабрендә Уфа шәһә­ренең Жданов район хәрби комиссариаты тарафыннан әни­емнең абыйсы Һадый Әбделна­сыйр улы Кәримов һәм әтиенең өлкән абыйсы Гыйльметдин Шәмсетдин улы Ганиев Сталинград сугышында катнашып, яу яланында ятып калганнар.
Укытучым Галимҗан Хәми­тов туган җирендә дә сизелерлек эз калдырды. Фронттан кайту белән укытучы һөнәрен сайлап, яшь буынга тәрбия һәм белем бирде. Гаилә корып, тормыш иптәше белән лаеклы балалар үстерделәр. Аларның берсе - Нил Хәмитов республика шәһәрләре һәм кайбер авылында челтәре булган “Нил һәм К” медицина үзәге ачып җибәрде. Шәймо­ратов авылында үзенең акчасына мәчет салдырды. Аңа әти-әнисе хөрмәтенә “Галимҗан һәм Гатия” дигән исем бирде.
Мәктәп елларын, үземнең укытучыларым - Биштәкә җидееллык мәктәптән - Гатия Шәрип кызы Кәримова (Хәми­това), Галимҗан Минизиат улы Хәмитов, Халидә Барый кызы Исхакова, Кырмыскалы урта мәктәбеннән - Семен Михайлович Чугункин, Гөлсем Гатаулла кызы Хәмидуллина, Сергей Васильевич Ефремовны мин горурланып искә алам. Алар авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда укуда да, хезмәттә дә тырыш булырга, алдыңа максат куеп, шуңа омтылырга, тормыш сынауларын җиңә белергә, нинди генә хәл килеп туса да, кеше булып калырга өйрәттеләр.
Мансаф Ганиев,
хезмәт ветераны.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: