Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Якташлар җыелган җирдә

Күптән түгел Уфа шәһәренең Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә “Башкортстанның тарих битләре” фестиваль-марафоны чикләрендә безнең районнан чыккан, бүгенге көндә башкалада яшәүче танылган шәхесләр белән очрашу үтте.

Чынлап та, Кырмыскалы җире күпме шәхесләргә очарга канат биргән. Алар арасында игенчеләр, язучылар, ша­гыйрьләр, укытучылар, табиблар, инженерлар, җырчылар, биючеләр, хәр­би­ләр, юристлар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Күбесе районыбыздан еракта яшәсәләр дә, алар - безнең горурлыгыбыз. Муниципалитет башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов та үзенең чыгышында районыбызны данлаган, бүген дә тырыш хезмәт салган кырмыскалыларга рәхмәтен белдерде.
- Безнең район югары казанышлары һәм хозур табигате белән генә түгел, талантлы, тыйнак һәм эшсөяр кешеләре белән дә дан тота. Туган якка сөю, тырышлык, зирәклек һәм район биләмә­сендә дус һәм тату яшәүче төрле милләт халыклары – районыбызның үзенчәлеге. Без төп байлыгыбыз – ата-бабалары­бызның тарихи, рухи-әхлакый кыйммәт­ләрен, мәдәни йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйбыз һәм буыннан-буынга тапшыра киләбез, - диде үзенең чыгышында Фәнзил Фәез улы.
Бу кичәдә районыбызны, республиканы үстерүгә зур өлеш керткән, туган ягын данлаган һәм әлеге тантаналы чарада катнашкан кешеләрне хөрмәтләделәр. Фестиваль чикләрендә якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, БР Мәгарифне үстерү институты доценты Фәнзил Саньяровка “Кырмыскалы районының Почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде. Фәнзил Бүләк улы, үз чиратында, Бөтендөнья башкортлары Корылтае исеменнән муниципалитет башлыгы Ф.Ф.Чыңгызовка, Бишаул-Уңгар мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рим Исхаковка һәм “Ак инәйләр клубы” җитәкчесе Флюра Самиковага “Ал да нур чәч халкыңа!” ме­дален тапшырды. Бу көнне шулай ук Кырмыскалы һәм Архангель район­нарының хәрби комиссары Ринат Гыйма­лов, журналистика ветераны Рәмилә Сәйфул­лина - район Советының Мактау гра­мота­лары, “Мин – патриот” гражданлык-патриотик тәрбия бирү төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәйлә Вахитова, дин әһелләре Прибельскийдан – Андрей Кулемза, Бозаяз авылыннан – Нәзир хәзрәт Мостаев һәм башкалар Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнде.
Бу конне Башкорт дәүләт филармониясе фойесында Кырмыскалы районы­ның казанышларын чагылдырган күр­гәзмә-ярминкә оештырылды. Прибельский урта мәктәбенең робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның эшләрен, Балалар һәм үсмерләр техник иҗат үзәге кызларының теккән киемнәр коллекциясен, район үзәк китапханәсе һәм авыл биләмәләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләргә республи­каның мәдәният министры Әминә Шафикова югары бәһа бирде.
Фестиваль районыбызның бию коллективлары һәм вокаль ансамбльләренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, яшь җырчы Илнур Ишем­баевның чыгышларын да якташлары ихлас кабул итте.
Чара ахырында “Башкортстанның тарих битләре” исеме астында фестиваль-марафоны штандарты Күгәрчен районына тапшырылды.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: