Мәктәпне тәмамлау белән колхозда хисапчы-кассир булып эш башлый. Ул вакытта яшь егеткә Кырмыскалы авылына велосипед белән барып, икешәр-өчәр мең акча алып кайтырга туры килә. Тиздән аны армия сафларына чакыралар. Хезмәтен Уссурийск-Ворошилов шәһәрендә башлый. Биредә ул танкистлар курсында укый һәм 1961 елда танк экипажы командиры вазыйфасына тәгаенләнә. 1962 елда отпускка кайткан вакытында авылдашы – Салиха Солтанова белән танышып өйләнешәләр һәм хезмәт иткән урынына икәүләп китәләр. Шул ук елда аны Германия Демократик Республикасына җибәрәләр, биредә ул Потсдам шәһәрендә танк командиры булып хезмәтен дәвам итә. 1967 елда хәрби хезмәткәрне Молдавиянең Тирасполь шәһәренә күчерәләр. Биредә тормышларына ямь өстәп, Лариса һәм Ирина исемле кызлары туа. Отставкага чыккач, туган якларына кайталар һәм Уфа шәһәрендә төпләнәләр. Биредә ул рәссәм-бизәүче булып эшли. Туган якның тарту көче бик нык шул, шуңа да Әхмәтҗановлар җәй көннәрен Иске Акташ авылында җиләк-җимеш үстереп, ямьле Агыйдел буенда ял итеп үткәрәләр. Иң зур куанычлары - онык-оныкалары кунакка кайтып, нәнәй-картәтиләрен сөендереп тора. Гаилә башлыгының күркәм юбилее уңаеннан да якыннары, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре иң изге теләкләрен җиткерәчәк. Хөрмәтле якташыбызга без дә исәнлек-саулык, бәхетле гомер телибез.