Составында 8нче кавалерия корпусы һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе булган 3нче гвардия армиясе командованиесе алдына фашистлар тылына үтеп, Ворошиловград – Дебальцево тимер юлын басып алырга һәм дошманнарның коммуникацияләрен өзеп ташларга дигән хәрби бурыч куела, шуның белән Кызыл Армиянең башка берләшмәләренә Ворошиловград шәһәрен азат итү мөмкинлеге барлыкка килә. 10 февральдән 11енә каршы төндә 8нче кавалерия корпусы һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе дошманнар оборонасына тар коридор ачып, Дебальцево юнәлешендә тылга омтыла. Күпсанлы ерымнар аша кар ерып, дивизия Дебальцево юнәлешендә Чернухино авылындагы дошманнар тылына үтеп керә. 13 февральдә узелның эше туктатыла, тимер юлы басып алына, шул сәбәпле дошманнарның Дебальцево – Ворошиловград арасында бәйләнеше өзелә - дошманнарның тылына үтеп кереп, кавалеристлар фашистларны, техниканы юк итә.
1943 елның 14 февралендә Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан Ворошиловград һәм бөтен илгә билгеле Краснодон шәһәрләре азат ителә. Бу җиңүнең әһәмиятен, атлыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын билгеләп, Югары Баш командованиенең карары белән 8нче кавкорпус - 7нче гвардия кавкорпусы, ә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе дип үзгәртелә.
Дивизия авыр хәлдә торып кала, ләкин командир генерал-майор М.М.Шәйморатовның дивизиясе алдына куелган хәрби задание уңышлы үтәлә.
Дошман Дебальцевода тимер юлындагы югалтулар белән килешергә теләми, фронтның башка участокларыннан тагы бер дивизияне китерергә мәҗбүр була. Ләкин корпус частьлары, шул исәптән 16нчы гвардия дивизиясе командиры үзләре биләгән районда ныклы тора һәм дошманнарның сугыш кораллары складларына һәм башка объектларына һөҗүмен туктатмый. Моңардан тыш, кавалеристлар кыю һәм батырларча дошман эшелоннарын юк итәләр. Кавалеристларның уңышлы эш итүләренә карамастан, хәл барыбер авыр була. Корпусның тыл белән элемтәсе булмый, тылдагылар рейдка кергән чорда корпус артыннан бара алмый һәм фронт линиясе чигендә кала. Дошманнарның кысрыклавы аркасында дивизияләрдә сугыш кораллары җитми башлый. Армия штабыннан рөхсәт алу белән кавалерия корпусы частьлары, шул исәптән 112нче Башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе дошманнар белән каты алышлар алып барып, 1943 елның 23 февралендә фронт линиясе аша үзләренеке ягына барып чыгалар.
Дошман тылына рейд 1943 елның 11 февраленнән 23енә кадәр дәвам итә. Шул чор эчендә атлылар Ворошиловград шәһәрен азат итә, ике пехота һәм бер танк дивизиясе шактый югалтулар кичерә, дошманның 12 меңнән артык солдаты һәм офицеры юк ителә.
Кызганычка каршы, рейдтан чыккан вакытта дошман белән авыр алыш вакытында Башкортстанның данлыклы улы, генерал-майор Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов һәлак була.
Немец фашистларын безнең илдән куу бурычын аның хәрби иптәшләре – командирлар һәм сәяси эшлеклеләр: Г.А. Белов, Г.Е.Фондеранцев, Т.Т.Кусимов, С.Х.Хәбиров, С.Р.Кадыйров, А.А.Йосыпов һәм башкалар дәвам итә.
Сугыш шартларында командир М.М.Шәйморатов җитәкчелегендә төзелгән, укытылган, өйрәтелгән һәм сыналган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, сугыш юллары буйлап Доннан Эльбага кадәр 4 мең километрдан артык юл үтеп, сугышны Берлин операциясе белән тәмамлый.
112нче (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе 1943 елның икенче яртысында Украинаның — Чернигов, Белоруссиянең Гомель өлкәсе җирләрен дошманнан азат итүдә, Днепр һәм башка елгаларны кичүдә катнаша. Шушы батырлыклары өчен генә дә дивизиянең 56 яугире Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Кавалерия гаскәрләрендә барысы 106 Советлар Союзы Герое булып, шуларның 78е Башкорт дивизиясе сафларында үсеп чыга. Дивизия Польшаны азат итүдә, Берлинны һәм “Маобит” төрмәсен алуда катнаша. Шушы коточкыч зиндан йозакларын җимереп, меңнәрчә тоткыннарны иреккә чыгара...
Гитлерчыларның 1нче һәм 8нче пехота дивизияләрен тар-мар иткән өчен СССР Оборона халык комиссариатының 1943 елның 21 сентябрендәге приказы белән 16нчы Башкорт гвардия кавалерия дивизиясенә мактаулы Чернигов дивизиясе атамасы бирелә.
Башкорт атлыларының дошман тыллары буенча батырларча рейдта катнашкан безнең район яугирләре белән гәзит укучыларны да таныштырып үтәсем килә. Гайнуллин Хәмит Насретдин улы, 1909 елда Биштәкә (Шәйморатов) авылында туган, дивизия бүлекчәсе кавалеристы, 1945 елның көзендә демобилизацияләнә. Кырмыскалы МТСы каршында тракторчы булып эшли. Кырмыскалы районының күргәзмә комиссиясе тарафыннан 1951 елның 31 октябрендә бирелгән “Таныклык”тан күренүенчә, эштәге уңышлары өчен ул районның “Мактау китабы”на кертелгән. Ханнанов Нургали Абдулвәли улы, 1903 елда Арслан авылында туган, дивизия бүлекчәсе кавалеристы, демобилизацияләнгәннән соң туган авылында яшәгән, урындагы “Бүләк” колхозында эшләгән.
Архив мәгълүматлары буенча, 10нчы санлы Уфа лицееның “Батырлык” клубы эзәрмәннәре Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан (Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре) ачыклануынча, дивизия рейдта чакта безнең районнан түбәндәге яугирләр яу яланнарында ятып калган: Гайнетдинов Камай Гайнетдин улы, 1905 елда Салчут авылында туган, 58нче гвардия кавалерия полкының гвардия рядовое; Гыймалетдинов Харис Шаһивәли улы, Кырмыскалы авылында туган, гвардия рядовое, разведчик; Кәримов Мөсәлим Мөхәммәтрәхим улы, 1903 елда Камакай авылында туган, гвардия рядовое, 60нчы гвардия кавалерия полкы сабельнигы; Рәхмәтуллин Киньягол Шәйммөхәммәт улы, 1911 елда Мөкәй авылында туган, гвардия рядовое, кавалерист, Ворошиловград (Луганск) өлкәсенең Фашевка станциясендә җирләнгән.
Башкорт атлылары – халыкның бәйсезлеге һәм бәхете өчен үзләренең гомерләрен аямаган гвардейцлар турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк.
Мансаф Ганиев, Уфа шәһәре.