Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уңыш сере гади: эшкә чын күңел бирү

Һәрвакыт үземә шундый сорау бирәм: тылсымчымы ул әллә? Кемдер мин әйткәннәргә көлеп карар. Ләкин моңа нигез бар. Кырмыскалы икмәге Бөтенрусия аренасына чыгып, брендка әверелсен әле! Әйе, монда аның гына түгел, ә икмәк җитештерүгә кагылышлы һәркемнең хезмәте ята. Сүзем Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре турында.

Башта уйлар өермәсе

Кулда - өлгергәнлек аттестаты. Шатланырга кирәк тә бит. Юк шул, кайда укырга барырга, нинди һөнәр сайларга, дигән уйлар тынгы бирми. Математика укытучысы нинди абруйлы, юкка гына аны фәннәр патшасы дип йөретмиләр. Ләкин тормышта башкача була шул: син хыяллар дөньясында гизәсең, ә чынбарлык сине күктән җиргә төшерә.

Менә ахирәте Уфа азык-төлек индустриясе техникумына укырга керергә йөри. Документларны тапшырганда ул Альфираны да ияртә. Ә аны монда кызыклы хәл көтә.

- Ә сезнең документларыгыз кайда? - ди комиссия әгъзалары. Бу сорау кыз­ны аптырашта калдыра. Шулчак ахирәте аны дәртләндереп җибәрә һәм аның документларын өстәлгә сала.

…Уку еллары артта кала. Алган белеме Уфа, Ленинград һәм Волгоград шәһәр­ләренең азык-төлек индустриясе бүлек­чә­ләрендә тәҗрибә белән тыныгыла. Альфира алдына Ленинградка, әллә Волгоградка барыргамы дигән сорау килеп баса. Ул вакытта уку йортын тәмамлау­чыларны эшкә җибәрү системасы эшли иде. Ләкин Альфира бу таләпләргә каршы килеп, туган ягына кайта.

“Кызым, икмәк ул – тере җан”

“Карлыман” икмәк комбинаты белән тәүге танышу яшь белгечнең кәефен төшерә. Шуның өчен яңа технологияләр кулланылган, заманча корылмалары булган, бөтен илгә билгеле икмәк комбинатлары тәкъдимнәреннән баш тарттымыни ул? Ә монда иске генә бина, ягыла торган мич, барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Кыскасы, җир белән күк арасы.

Ләкин тиздән аның уйлары томан төсле тарала. Альфира мон­­дагы коллективның тату һәм бердәм, ярдәмчел булуын аңлый. Валентина Зонова, Елена Гололобова һәм Лидия Оловянникова нинди оста нәсыйхәтчеләр булып чыга. Әле булса Альфира Идрис кызы Валя апасының сүзләрен яхшы хәтерли.

- Кызым, исеңдә тот: икмәк ул – тере җан! Димәк, аңа кеше­ләрчә караш булырга тиеш. Аңа изге уйлар белән тотынасың икән, икмәк кабарып, тәмле итеп пешә, халык та аны ярата.

Шунысы кызыклы, вакыт үтү белән Альфира Идрис кызы үзе дә яшь хезмәткәрләренә шундый ук киңәшләр бирә.

Сөйләшү килеп чыкмый

Район кулланучылар җәм­гыяте рәисенең тәкъдимен кире кага:

- Рәвис Әбүзәр улы, аңлагыз, шундый эш күләмен мин башкарып чыга алырмынмы? Мин бу өлкәне ишетеп кенә белмим, ә шуның эчендә эшләгән кеше бит.

- Шулай шул, Альфира Идрис кызы, Сез үзегез әйтеп бирдегез. Бу өлкәдә Сез яңа кеше тү­гел, димәк, барлык нечкәлек­лә­рен беләсез. Эш җиңелдән түгел. Хәтта Кырмыскалыда да корылмалар тузган, хезмәт җи­теш­терүчәнлеге түбән. Дөрес, шун­дый проблемалар була торып та икмәк-булка изделиеләрнең сыйфатына дәгъвалар юк, кире­сенчә, барсы да мактыйлар. Биредә үз эшләренең осталары эшли. Сезгә сөйләргә кирәкми, үзегез күреп торасыз. Без читтән генә күзәтеп торырбыз, дип уйламагыз. Әлбәттә, юк! Булган проблемаларны киңәшләшеп хәл итәчәкбез. Ләкин җаваплы­лык Сезнең өстә. Оештыру сәлә­тегез бар, кешеләр белән уртак тел таба беләсез, яңалыкка омтыласыз. Димәк, килеп чыгуына шик юк. Килештекме, Альфира Идрис кызы? – дип сүзен тәмамлый Хаҗиев.

- Күндердегез, Рәвис Әбүзәр улы. Ышанычыгызны аклап карармын, - ди икмәк комбинаты­ның булачак директоры.

Уңыш сере нәрсәдә?

Гомум көч белән проблемалар бер-бер артлы хәл ителә. Барыннан элек, төп игътибар Кырмыскалы авылында төп база булдыруга юнәлтелә. Ике объект янә­шә тора: берсе – эшли, ләкин бү­ген-иртәгә җимерелеп төшә­чәк, икенчесе –төзелә башлаган да ташланган. Бу бина пекарня буларак тәгаенләнсә дә, аны район кулланучылар җәмгыятенә тапшырырга ашыкмаган көчләр табыла. Ахырда, барсы да уңай хәл ителә. Район кулланучылар җәмгыяте аны тулысынча рекон­струкцияләү, яңа корылма белән җиһазландыру, хезмәт һәм ял өчен уңай шартлар булдыру өчен 50 миллион сум тирәсе акча тотына.

Һәр адым бик күп көч таләп итә. Мәсәлән, байтак еллар буена тупланган икмәк пешерү ысулы гына ни тора. Бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып, кирпеч мич урнаштырырга карар итәләр. Ләкин республикада мондый осталар табу җиңелдән булмый. Күп эзләнә торгач, кырмыскалылар күрше Татарстанга барып чыга. Казан белгечлә­ренең осталыгы аркасында проблема хәл ителә.

Бүген биредә Кырмыскалы икмәгенең 20гә якын сорты пешерелә. Конкуренция дә югары. Шулай да Альфира Идрис кызы сыйфатлы продукция җитештерүнең серен ачып бетерми.

- Тормыш белән бергә атларга, сатып алучыларның мәнфә­гатьләренә тулысынча җавап бирергә тырышабыз. Яңарак төрле бөртекле культуралар белән тулыландырылган яңа сорт икмәк пешерергә тәкъдим ит­теләр. Кыскасы, ассортимент ки­ңәя, сату күләме арта, сыйфа­ты күтәрелә.

- Әйе, - дип аны хуплый Рәвис Әбүзәр улы. – Тәүлек саен 14 тонна икмәк-булка изделие­ләре җитештерелә. Төнге сәгать бердә икмәк ташучы 16 машина рейска чыга. Икмәк-булка изде­лиеләре Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм башка шәһәрләргә, ягъни 800 ноктага озатыла. Шунысы куанычлы, “Байрам”, “Магнит” һәм “Пятерочка” кебек эре сәүдә челтәр­ләрендә дә безнең продукциягә урын табылды.

Тәҗрибәмә сылтанып, мин дә җитәкченең сүзләренә кушылам. Бервакыт Кырмыскалы авылында Мәдәният хезмәткәр­ләре профсоюзының үзәк комитеты вәкилләре булып китте. Аларга бу икмәкнең тәме шул­кадәр ошый, мин аларга яңа гына эссе мичтән чыккан дүрт икмәкне күчтәнәч итеп биреп җибәрдем. Аларның куанычы­ның чиге булмады.

Икмәк пешерү системасын модернизацияләү менә нинди үзгәрешләргә китерә. Хәзер зыянга эшли торган пекарняларны тотуның кирәге калмады. Икмәк комбинатының продукциясе ел саен республиканың һәм илнең 100 иң яхшы товары исемле­гендә.

- Барсы да шома гына бара дип әйтеп булмый, - ди Альфира Идрис кызы. Ләкин проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Мәсәлән, бервакыт икмәкнең бер өлеше сатылмый кире кайта башлады, ләкин аны ташлап булмый бит инде. Шул вакытта без алардан сохари әзерли башладык. Аны тиз арада алып беттеләр.

Шунысы куанычлы, 130 ке­ше­дән торган коллективның тагы да югарырак уңышларга ирешер­гә теләге бар. Ул гаделлек, таләп­чән­лек, эшне дөрес оештыру, бер-береңә ярдәм итүдә чагыла.

Уңышның сере нәрсәдә соң? - дигән сорау килеп туа. Альфира Идрис кызының сүзләренә караганда, ул гади генә. Үзең белән бергә эшләгән кешеләрне тың­лый, киңәшенә колак сала, алар турында хәстәрлек күрүдә. Коллективта намуслы хез­мәт­кәрләр байтак. Башкортстан Рес­пуб­ликасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәт­кәрләре Рәмил Аралбаев һәм Лада Ваньчева, шулай ук Светлана Моратова, Венера Яковлева, Антонина Кудряшова, Татьяна Зонова, Айгөл Газиева, Гөлназ Мозафарова, Земфира Әминева, Эльвира Хәсәнова – аның горурлыгы. Альфира Идрис кызы тагы дистәләгән алдынгы хезмәттә­шенең исемен атады.

Район Мәдәният сараенда тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы бара. Аларның казанышлары күргәзмә залында ачык чагыла. Күбесенең игътибары икмәк комбинаты продукция­сенә юнәлтелгән. Моңа гаҗәп­ләнергә кирәкми, бирегә йөзгә якын төрдәге икмәк-булка һәм кондитер изделиеләре куелган. Ә аларның бизәлеше нинди соклангыч, ә тәме авыз суларын китерә.

Кырмыскалы авылының 260 еллык юбилеена багышланган тантанада да шундый матурлык хакимлек итте. Алар турында Альфира Идрис кызы аеруча зур сөю белән сөйли.

Гомумән, коллектив районда, республикада һәм аннан читтә үткәрелгән эре чараларда үз эшләренең җимешләрен тәкъ­дим итергә тырыша. Бү хәзер изге йолага әверелгән дисәң дә була.

“Мин – лауреат!” дигән хәбәр ала

Тормыш иптәше белән еш чәй эчеп утырырга туры килми аңа. Һәрберсенең ашыгыч һәм мөһим эше җитәрлек. Ә бүген буш вакыт табып, Альфира Идрис кызы һәм Салават Касыйм улы телевизор экранына төбәл­деләр. Күп тә үтми, Альфираның телефонына хәбәр килә. Оныкалары Элина: “Картәти, нәнәй! Котлагыз мине, Мин – Бөтен­русия яшь талантлар фестивале лауреаты!” – дип кыскача язып җибәргән.

- Күрәсең, оныкабыз бию белән бер дә юкка гына шөгыль­ләнми. Төрле конкурсларда һәм смотрларда берничә тапкыр призер исеменә лаек булды. 3нче сыйныфта укыган оныкасы янә уңышка ирешкән! Әфарин! – ди картәтисе Салават.

- Хәтереңдәме, ул тугач, ничек шатланган идек? – ди Альфира.

- Әлбәттә! Барсы да бүген­гедәй истә. Шатлыгы белән уртаклашырга Роберт Уфадан ка­дәр кайтып төшеп сөенче алган иде. Ә күзендә - шатлык яшь­ләре. 5 яшьлек Тимур да апасы кебек уңышлары белән куандырачак әле!

- Вакыт күрсәтер, - ди Альфира. Хәер Роберт белән Алина­ның аларны лаеклы үстерүләренә шикләнми.

Колонка буенда очрашу

Яхшы хәбәр ишеткән Богдановлар янә телевизорга төбәл­деләр. Ә үзләре хатирәләргә бирелә. Табигать шулай корыл­ган: кеше һәрвакыт бәхетле һәм кайгылы мәлләргә яңадан әйләнеп кайта.

…Төш вакыты. Зифа буйлы, чибәр кызның чиләкләре су белән тулганын баш очындагы кояш елмаеп күзәтә төсле. Шул вакытта ике кулына да чиләк тотып, бер егет якынлаша. Яшьләр шулай танышып китә.

- Сиңа бөек батырыбызның исемен кушканнар икән. Ләкин мин Сезне монда тәү тапкыр күрәм. Кайдан Сез?

- Уфада яшим. Әле каникулга нәнәем янына кайттым. Сезгә ярдәм итимме?

- Рәхмәт, мин үзем, - дип коры гына җавап бирә кыз.

Су колонкасы янында тәүге очрашулары шулай була. Ә биш елдан соң аларның дуслыгы никахлашу белән тәмамлана.

Салават Касыйм улы гомерен банк системасына багышлый һәм үзен көч-дәрте ташып торган булдыклы белгеч буларак күрсәтә.

Ачы язмыш сынаулары

Эш буенча башкалада йөре­гәндә Альфирага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Аңа барлык эш­ләрен ташлап, ашыгыч рәвештә кире кайтырга туры килә. Бу хәбәргә ышанасы килми. “Моның булуы мөмкин түгел!” Күз яшьләренә буылып, ул әтисе Идрис Ибраһим улы һәм әнисе Асия Минисар кызының тормыш юлларын күз алдыннан үткәрде: “Бердәм, тырыш, тыйнак һәм гади гаилә. 62 ел бергә тату гомер иттеләр. Җиде балага лаеклы тәрбия бирделәр. Дөрес, соңгы елларда әтисенең сәла­мәтлеге какшады, дару эчеп кенә торды. Кичә генә барып хәл­ләрен белеп кайткан иде, алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән озатып калды”.

Әтисенең үле гәүдәсен, әни­сенең елаганын күргәч, Альфира гаиләгә кайгы килүен аңлый. Кызганычка каршы, ярты ел эчендә генә бу гаиләгә янә кайгы җиле килеп ишек шакый: Альфи­раның ике бертуган абыйсы бер-бер артлы фани дөньядан китеп баралар. Менә бит язмыш ничек аяусыз! Ләкин авырлыклар алдында баш ияргә ярамый, тормыш дәвам итә.

Үз эшенең остасы

Альфира Идрис кызының эш урыны – икмәк комбинаты бинасында зур булмаган бүлмә. Ул тормыш гөрләп торган штабны хәтерләтә. Барлык мәсьәләләр бер-бер артлы биредә хәл ителә. Кондитер цехына югары сортлы он кирәк. Әнисе дәваханәдә яткан икмәк пешерүчегә машина бирергә, бухгалтерга кредиторлар белән элемтәгә чыгырга, технологка икмәк пешерү буенча республика технологлары белән очрашуга әзерләнергә кушарга... Менә хезмәткәргә ял бирү турында боерыкка кул куя. Боларның барсы да җитәкче­ләрнең төп игътибарын таләп итә. Соңыннан Альфира Идрис кызы цехлар буйлап үтә, һәр хезмәткәрнең хәлен сораша, киңәшен бирә, эшләренең сыйфатын тикшерә. Шул ук вакытта Альфира Идрис кызы изге күңелле, мөлаем, ярдәмчел һәм хәстәрлекле булып кала.

(Реклама хокукында).

Мидхәт Рәҗәпов.
Читайте нас: