Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Намуслы яшәлгән гомер

Март аенда Барый Хәйретдин улы Сәгыйтовның тууына 100 ел тула. Шунысы кызганыч, 15 ел элек юбиляр фани дөньядан китеп барды. Ләкин аның турында якты истәлек якташлары, туганнары, җинаятьчелеккә каршы көрәшкән, гражданнарның хокукын һәм азатлыгын, дәүләт мәнфәгатен яклаган хезмәттәшләре, кулларына корал алып илебез өчен сугышкан ветераннарның күңелендә яши.

Март аенда Барый Хәйретдин улы Сәгыйтовның тууына 100 ел тула. Шунысы кызганыч, 15 ел элек юбиляр фани дөньядан китеп барды. Ләкин аның турында якты истәлек якташлары, туганнары, җинаятьчелеккә каршы көрәшкән, гражданнарның хокукын һәм азатлыгын, дәүләт мәнфәгатен яклаган хезмәттәшләре, кулларына корал алып илебез өчен сугышкан ветераннарның күңелендә яши.
Барый Хәйретдин улы тумышы белән Социалистик Хезмәт Герое, чөгендерче Банат Батырова, өч Дан ордены кавалеры Мостафа Газизов, СССР Югары Советы депутаты Минсаяф Сәгыйтов һәм йөзләгән фидакарь эшчәннәр белән дан тоткан Иске Муса авылыннан.
Шул исемлектә Бөек Ватан сугышы, эчке эшләр органнары ветераны Барый Хәйретдин улы да лаеклы урын били. Аның хәрби юлы болай башлана. Мәктәпнең хәрби җитәкчесе армия хезмәтенә 1939 елда алына. Тәү тапкыр Төньяк флотының 72нче чик сакчылары отряды составында Фин сугышында катнаша. Яралана. Савыгырга да өлгерми, янә фронтка китә. Воронеж фронты гаскәрләре каты алыш алып бара. 196нчы гвардия полкының 67нче гвардия дивизиясе составындагы Барый Сәгыйтов җитәкчелек иткән бүлекчә солдатлары чын батырлык үрнәге күрсәтә. Кызганычка каршы, Белгород шәһәрен азат итүдә фашистларга каршы каты алышта командир тагы каты яралана – снаряд ярчыгы кулбашына тия. Хирурглар кулын кисәргә карар итә. Ләкин 25 яшьлек яугир ризалык бирми һәм дөрес эшли дә. Вакыт үтү белән кулы төзәлә. Ә снаряд ярчыгы гомерлеккә тәнендә кала.
Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен” һәм бик күп юбилей медальләренә лаек була.
Сугышта гына түгел, тыныч тормышта да ул үз урынын таба. Артабангы тормышы район эчке эшләр бүлеге белән бәйле. Милиция старшинасы 50 елга якын хезмәт итә. Намуслы хезмәтен байтак мисаллар белән дәлилләргә мөмкин. Менә шуларның берсе: Барый Хәйретдин улы Иске Муса авылындагы шәхси хуҗалыгында вак-төяк эшләрне төгалләп, ял көне булуга карамастан, үткенче машинага утырып эшкә барып килергә уйлый. 10-15 минут көтәме-юкмы, бер йөк машинасы килеп тә туктый. Кабинасын ачса, водитель янында яшь кыз да утыра. Барый Хәйретдин улы шунда ук водительнең үзен сәер тотуын, ә кызның куркышыннан дерелдәп торуын сизеп кала. Шулай да ул шоферга:
- Ашыкмасагыз, мине милиция бинасына кадәр илтеп куегыз әле, - дип мөрәҗәгать итә.
Тегесе берни сизми, бүлек янына килеп туктый.
- Энем, минем белән бүлеккә кереп чыгыйк әле, кайбер әйберне ачыкларга кирәк, - дип үзе белән алып кереп китә. Шулай итеп, милиция старшинасы кызны көчләгән егетне тоткарлый һәм водитель үз җәзасын ала.
Барый Хәйретдин улы хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казана. Аның намуслы хезмәте лаеклы бәһалана, хәрби һәм хезмәт юлы әледән-әле гәзит битләрендә, китапларда басыла, аның турында мәгълүмат бүлек музеенда саклана.
Барый Хәйретдин улы гармуныннан беркайчан да аерылмады, хәтта сугышта да. Үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашып, бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнә.
Авылдашлары аны үрнәкле гаилә башлыгы буларак та хәтерли. Миниварә апа белән алар 60 ел иңне-иңгә терәп гомер иттеләр. Хәзер аларның изге эшләрен балалары, оныклары һәм туруннары дәвам итә. Өлкән кызы Сәвия язмышын район гәзите редакциясенә багышлады – бухгалтер һәм корректордан башлап гәзитнең җаваплы секретаре, типография директорына кадәр юл үтте. Улы Зарый агач эшләре остасы буларак дан алды. Кызы Фәнилә укытучы һөнәрен үз итте – балаларда математика фәненә сөю тәрбияләде. Кече кызы Әлфия әле булса Иске Муса авыл биләмәсе хакимиятендә икътисадчы булып эшләвен дәвам итә.
Әйе, төрле һөнәр сайлауларына карамастан, Сәгыйтовларның балалары гаилә йолаларын лаеклы дәвам итә.
Әлфинә Бәкирова.
Читайте нас: