Җырдагыча, без биш бала үстек әни белән. Әтиебезне авыр чир бу дөньядан бик иртә алып китте. Ул гармунда, мандолинада, кумызда оста уйный иде.
Кичләрен әнием белән чаршау корып, сәхнә эшләп, бездән концерт куйдыра торган иделәр. Әтиемнең гармунда уйнаганы, әниемнең илаһи башкорт җырларын үзенә генә хас сихри моң белән җырлавы һаман күз алдында торган кебек. Суга килгән апалар тәрәзә янында туктап, кабаланмаганнары өйгә үк кереп концерт карый иде. Ә Рәмзинә апам озын толымнарын алга төшереп, башын өскә күтәреп үзе язган шигырьләрен укый. Менә шул көннәрдән үк Рәмзәнә Әскать кызы Әбуталипованың зур язмышка олы юлы башлана. Аның тырышлыгына исең китәрлек: гел “5” билгеләренә укырга да, мәктәптәге һәм райондагы барлык чараларда катнашырга да, конкурсларда призлы урыннар алырга да, бәйләм бәйләргә, үзенә һәм безгә - бәләкәй туганнарына, күлмәкләр тегәргә дә өлгерә иде ул. Әтисез үскән авыл балаларына утын, печән әзерләү, мал карау кебек бик күп эшләр дә төште. Алары гына җитмәгән, гектарлап чөгендер утаулар да өстәлә. Вакыт табып, әледән-әле блокнотлар тутырып шигырь дә яза иде апам. “Башкортстан пионеры” гәзите килгәнен аңа караганда без аеруча түземсезлек белән көтә идек. Аның “Башкортстан пионеры” гәзитендә республиканың 50 еллыгына багышланган шигырьләр конкурсында беренче урын яулаган мәлендә әтиемнең түбәсе күккә тигән, хәтта күзләреннән яшьләр килеп чыкканы әле дә хәтердә. “Кызым, киләчәктә шагыйрә булырсың”, - дигән иде. Кызганычка каршы, әтием белән әнием авыр заманда тырышып үстергән балаларының шатлыкларын да, изгелекләрен дә күрә алмадылар... Рәмзәнә Әскать кызы шагыйрә генә түгел, биек тауның иң югарысында басып тора. Гади, гадел, туры сүзле, кешеләргә игелекле, олы йөрәкле апабыз булуына без бик шатбыз. Йөрәгеңнән нурлар сибеп яшә дә яшә, апа!