Без тыныч вакытта туганбыз һәм яшибез. Балачагыбыз да безнең бәхетле, ач-ялангач түгелбез, сугыш афәтләрен дә күрмибез. Моның өчен без карт картәти һәм карт нәнәйләребезгә бурычлыбыз. Алар бүгенге тыныч тормыш хакына гомерләрен һәм сәламәтлекләрен аямый фронтта сугышкан, тылда эшләгән.
Минем карт картәтиләремнең барсы да Бөек Ватан сугышы башлану белән Илебез азатлыгы өчен көрәшкә киткән. Аларның күбесенә 20 яшь тә тулмаган булган. Мин аларны фоторәсемнәрдән генә күргәнем бар. Аларның кайберсе сугышта һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Картәтием Әхтәм Хәсәновның 1912 елгы бертуган абыйсы Динислам Әкъсән улы сугыштан әйләнеп кайтмаган, ә 1919 елгы Муллагали Әкъсән улы сугыштан кайткан, ләкин безнең көнгәчә яши алмаган.
Әтинең картәтисе Гафиятулла Сәфиуллин – һәлак булган, ә нәнәемнең әтисе Шәехморза Рәхмәтуллин пленга эләккән. Сугышта аларның уллары һәм энеләре дә һәлак булган.
Исемен зур хәрефләр белән язарлык
Әнием ягыннан карт картәтием 1905 елгы Биккузин Абдулла Закир улы да Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән. Ул сугышның башыннан азагына кадәр утлы юл үткән, Ленинград фронтында укучы-пулеметчы булып хезмәт иткән. Күп тапкыр яраланган, хәрби батырлыклары өчен бик күп наградаларга, шул исәптән, I дәрәҗә Ватан сугышы орденына ия булган. Свердловск шәһәрендәге “Уралмаш” хәрби заводында эшләгән. Сугыштан соң хаклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт салган, Түбәнге Төкен авылында колхозга җитәкчелек иткән, сельпо кибете мөдире вазыйфасын башкарган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Кызганычка каршы, аның нинди гаскәрләрдә, нинди званиедә хезмәт итүен, тагы нинди наградалар белән бүләкләнүе миңа билгеле түгел. Әниемнең туганнары сөйләве буенча, ул алтын куллы кеше булган һәм үзе турында фәкать якты хатирәләр генә калдырган. Авылда аны барсы да ихтирам иткән, киңәш сорап һәрвакыт аңа килгәннәр. Без аның белән чиксез горурланабыз.
Карт картәтиемнең бертуганы – Биккузин Абдулхак Закир улы турында сөйләргә телим. Ул 1919 елның 14 ноябрендә Түбәнге Төкен авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Тәүгеләрдән булып сугышка алынган һәм М.М.Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт иткән. Заманына күрә әти-әнисе укымышлы дини кешеләр булган.
Гаилә башлыгы – аның әтисе Биккузин Закир Юликәй улы 1878 елда туган, Беренче дөнья сугышында катнашкан. Сугыш вакытында Германиядә пленга эләгә. Брест-Литва килешүе буенча, Германия үзендә эшкә сәләтле әсирләрне тоткынга төшерә, алар арасында Закир Юликәй улы да була. Шулай итеп, аның туган ягына кайтуы озак елларга сузыла. Закир Юликәй улы эшсөяр кеше була, шуңа да аңа туган иленә кайтып, балалары белән күрешергә рөхсәт бирәләр. Ул кайткач, аларның тагы балалары туа. Тормыш җайга салына.
1928-1932 елларда илгә күтәрелгән коллективлашу дулкынына карткартәтием Биккузин Закир Юликәй улы да эләгә, аны сөргенгә җибәрәләр, үз көче белән тырышып булдырган мал-мөлкәтләрен тартып алалар, хатыны белән балаларын урамга куып чыгаралар. Ачлык-ялангач хакимлек иткән авыр вакытлар була. Хәтта бәрәңге кабыгын да әрәм итмичә, пешереп ашыйлар. Балалары кечкенәдән авыр крестьян тормышын белеп, чыныгып үсәләр.
Әниләре кычытканнан аш пешерә, туңган бәрәңге ашыйлар. Яз җитеп, яшел үлән чыкканын алар түземсезләнеп көтәләр. Көнне-төнгә ялгап, ялсыз һәм бәйрәмсез эшлиләр. Атлар һәм үгезләр җитмәгәнлектән, үзләре җигелеп җир сөргәннәр, арба тартканнар. Печән һәм утынны да үзләренең иңендә ташыганнар. Шуңа да, чабаталары бер көнгә дә чыдамаган.
Еллар авыр булуга карамастан, алар туган илебезгә тугры уллар тәрбияләгәннәр. Бер-бер артлы өч улын фронтка озаткан ана. Шундый батыр уллар аркасында без аяз күк астында, тыныч тормышта яшибез.
Ничек кенә авыр булса да, Абдулхак Закир улының белем алуга теләге көчле була. Урындагы мәктәптә 4нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Күлләр авылында укуын дәвам итә. Соңыннан Башкорт авыл хуҗалыгы институтының эшчеләр факультетын тәмамлый. Җәйге каникуллар вакытында 17 яшьлек егетне районның халык мәгарифе бүлегенә чакырып, Мөкәй башлангыч мәктәбенә җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр. Бер елдан соң,1937 елда читтән торып Уфа укытучылар институтында укып йөрегән студентны Биштәкә (Шәйморатов) мәктәбенә физика һәм математика укытучысы итеп күчерәләр. Ә 1939 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Биредә Абдулхак Закир улы артиллерияне үзләштерә, команда составы курсларын тәмамлый.
Фашистлар Мәскәүгә якынлашкач, 1941 елның октябрендә дивизияне Мәскәүгә җибәрәләр. 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл Мәйданда парадта катнаша. Анда И.В.Сталин да була. Яшь лейтенантта бу парад бик күп тәэссоратлар калдыра. Фронтка да ул моннан китә.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә тәҗрибәле командирлар җыйганда баш хәрби комиссарның боерыгы белән фронттан чакыртып алына. Дим бистәсенә килеп җитү белән аны ат-артиллерия дивизиясе взводы командиры итеп тәгаенлиләр. Бу легендар дивизия белән Абдулхак Закир улы утлы сугыш юллары буйлап үтә.
Биккузин Абдулхакны артполигон командиры итеп куялар. Генерал Апанасенко аңа яшьләрне хәрби эшкә өйрәтергә куша.
Абдулхак Закир улы төз атучы була. Шуңа да аңа Снайпер дигән исем бирәләр. Дивизия командиры аны башкаларга үрнәк итеп куя. Немец танкларын юк итүдә күрсәткән батырлыгы өчен 33нче армия командиры аңа рәхмәт белдерә һәм Кызыл Йолдыз ордены тапшыра. Ләкин Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены аның өчен аеруча кадерле була. Тербундагы алыш вакытында бомба ярчыгы аның аягын җәрәхәтли. Ләкин курку белмәс артиллерист савыгып, дивизиягә әйләнеп кайта. Аны артиллерия дивизиясе начальнигы итеп тәгаенлиләр. Ике тапкыр яралана. Легендар генерал Шәйморатов һәм авылдашлары белән бергә дошманга каршы көрәшүе белән ул чиксез горурланды.
Сугыш тәмамланып, туган ягына исән-имин кайту белән Абдулхак Закир улы яраткан эшен дәвам итә - мәктәп балаларына тарих фәнен укыта. Стәрлетамак укытучылары институтында икенче югары белем ала. Мәгариф өлкәсендә 40 ел эшләп, хаклы ялга туктый. Аның тырышлыгы белән Түбәнге Төкен авылында җидееллык, соңыннан урта мәктәп ачыла. Ул эшләгән елларда тирә-яктан йөреп укучы балалар өчен интернат булдырыла. Берничә ел Абдулхак Закир улы мәктәпкә җитәкчелек итә. Соңыннан Олыкүл сигезьеллык мәктәп директоры вазыйфасын башкара.
Абдулхак Закир улы гомер буе яраткан һәнәренә тугры кала – берничә буын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның укучылары һәрвакыт югары уңышларга ирештеләр. Өстәвенә, ул оста оештыручы да иде. Авылдашлары аны кыю солдат, тәҗрибәле укытучы һәм нәсыйхәтче буларак хәтерли. Байтак укучылары аның эшен лаеклы дәвам итә. Аның Рәхмәт хатлары, орден һәм медальләре бихисап. Сугышта катнашучы буларак, аны еш кына Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрендә узган очрашуларга чакырып торалар. Мондый чараларны ул түземсезләнеп көтте. Башкорт кавалеристлары белән шундый бер очрашу турында Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына багышланган “Башкорт атлыларының даны” китабында басылып чыкты. Ул Бөек Ватан сугышы елларында башыннан кичергәннәрне, курку белмәс солдатларның батырлыгы турында тасвирлап сөйләде, яшь буынны бернинди авырлыклардан да курыкмаска, кыю булырга өндәде. Солдат, педагог һәм туган ягының патриотры Абдулхак Закир улының тормыш юлы кыскача шулай. Аның һәм карт нәнәйләрем һәм карт картәтиләремнең безнең арада юклыгына байтак еллар үтеп китте. Ләкин алар безнең йөрәктә мәңге яши.
Киләчәк буын үзләренең якыннарының батырлыгы турында белергә, аларны хөрмәт итәргә тиеш.
Тылда тир түккән, фронт өчен икмәк үстергән, җылы киемнәр әзерләп җибәргән, азык-төлек белән тәэмин иткән, хатлар язып салган, фронтовикларның гаиләләре, ятим калган балалар турында хәстәрлек күргән, аларны ачлыктан коткарган карт нәнәйләребез дә олы хөрмәткә лаек. Ачлык-ялангач булуларына карамастан, алар якты киләчәгебез хакына тырышып эшләгәннәр, Бөек Җиңүне якынайтканнар. Техника да, атлар да булмаганлыктан, алар үз көчләре белән җир сөргән, чәчкән, урган, көтү көткән, сыер сауган, балалар үстергән.
Әледән-әле тыл эшчәннәре, сугыш ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган карт нәнәйләребез, карт картәтиләребезнең фоторәсемнәрен кулга алып, һәрберсен ихтирам белән искә алабыз. Алар гаиләбезнең тарихы, безнең горурлык. Алар турында якты истәлекне кадерләп саклыйбыз.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Аларның исемнәре, эшләре якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен. Мин дә карт картәтиләрем һәм карт нәнәйләрем белән горурланам. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Без - аларның онык-оныкалары бу көнне нәкъ шулай каршылыйбыз. Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин, күгебез аяз булсын. Фронтта һәм тылда Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәрнең барсына да рәхмәт белдерәбез.
Уфа дәүләт авиация техник университеты студенткасы.