Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сугыштан әйләнеп кайтмаган

Картәтием, Балашов Василий Иванович, әллә Тула, әллә Пенза өлкәсендә туган. Авыр ачлык вакытларында шунда яшәгән Балашовлар гаиләсенең бер вәкиле Бельский авылына күченеп килә. Биредә аларга ошый һәм алар минем карт нәнәй белән карт картәтиемне дә алып киләләр. Биредә алар алпавытта эшли, ул аларга урман кисәргә һәм йорт төзергә рөхсәт бирә. Шулай, алар Кырмыскалы районында урнашып китәләр. Бервакыт Василий якында гына елгага төшеп китеп, чак үлемнән торып кала. Бу хәлдән соң аның әнисе, улы өчен куркып, бу авылда яшәмәячәге турында әйтә. Шулай итеп, алар Ульяновка авылына күченә.

Картәтием үсеп буй җиткергәч, тракторчы һөнәрен үзләштерә, өйләнә. 1933 елда берече сабыйлары Иван (минем әтием), 1936 елда – икенче уллары Анатолий туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, картәтием, тракторчы буларак, бронь белән торып кала. Ләкин 1942 елның азагында аны барыбер фронтка җибәрәләр. Ә сентябрьдә гаиләгә “кара кәгазь” килеп төшә. Шул вакыттан башлап 70 елдан артык картәтиебез турында бернәрсә дә билгеле түгел иде.
Агымдагы елда “Хәтер китабы”нда картәтиемнең Украинаның Харьков өлкәсендәге Богодухов районы Заброды авылында җирләнүе турында кечкенә язма күреп калдым. Шул районның авыл Советына картәтиемнең каберен табуда ярдәм итүләрен сорап хат язып салдым. Миңа Инна Кизилова исемле хатын җавап язды. Ул Интернетта шундый мәгълүмат тапкан: В.И.Балашов хезмәт иткән 95нче укчылар дивизиясе август-сентябрь айларында Украинаның сул як ярын азат итүдә катнаша. Миңа хат язган Иннаның нәнәсе шул вакытлары яхшы хәтерләгән һәм оныкасына сөйләгән. Менә шуларның берсе: “Сугыш авылның үзендә булмады, авылга 2-3 километр ераклыкта, яланда барды. Безнең армиянең катюшалары һәм башка хәрби техникасы елганың икече ярында югарырак урында урнашкан иде. Артиллерия техникасын мин безнең авыл аша бер урыннан икенчесенә күчергән вакытта гына күрдем. Безнең солдатлар биредә төнгелеккә куна да калды. Без алары Себердән дип уйладык, чөнки барысы да таза гәүдәле, озын буйлы иде. Авылны 7-8 августта азат иттеләр. Бу көннәрдә йорт янында артиллеристлар белән машинага бобма эләкте. Машина һәм кораллар янып бетте, ә солдатларны шунда ук – шартлаудан соң барлыкка килгән чокырга күмделәр. Чөнки аларны аерым җирләргә мөмкин түгел иде, ничә кеше булуын да билгели алмадылар”.
Бу яу соңгысы булмый. Совет солдатлары туган җирләренең һәр карышын илбасарлардан азат итүләрен дәвам итәләр. Яуларның берсендә минем картәтием дә һәлак була һәм Заброды авылындагы туганнар каберендә җирләнә.
Картәтиемне беркайчан күрмәсәм һәм аның хакында әти-әниемнең сөйләүләре буенча ишетеп кенә белсәм дә, мин аның белән чиксез горурланам. Аның турында җыйган барлык мәгълүматны балаларыма һәм оныкларыма да тапшырам. Аның турында якты истәлек буыннардан-буынга күчеп яшәячәк әле.
Валентина Куприянова.
Читайте нас: