Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туган яктан илһам алып...

Котлаулар кабул итегез! Бүген, 16 августта, күренекле якташыбыз – танылган җырлар авто­ры, шагыйрь, журналист, нәшрият йорты җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов үзененең күркәм гомер бәйрәмен – туган көнен билгели. Район гәзитләре редакциясе коллективы һәм башлангыч журналистлар оешмасы да бу уңайдан иң изге теләкләрен җиткерә. Хөрмәтле Рамил Мотаһар улы, Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын, иҗат чишмәләрегез һәрвакыт шулай ургылып аксын. Алга таба да тулыканлы тормыш белән дәртләнеп яшәгез! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы табыннарыгыз hәрвакыт түгәрәк булсын. Һәр туар таңга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып яшәргә насыйп итсен!

Котлаулар кабул итегез!

Бүген, 16 августта, күренекле якташыбыз – танылган җырлар авто­ры, шагыйрь, журналист, нәшрият йорты җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов үзененең күркәм гомер бәйрәмен – туган көнен билгели. Район гәзитләре редакциясе коллективы һәм башлангыч журналистлар оешмасы да бу уңайдан иң изге теләкләрен җиткерә.

Хөрмәтле Рамил Мотаһар улы, Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын, иҗат чишмәләрегез һәрвакыт шулай ургылып аксын. Алга таба да тулыканлы тормыш белән дәртләнеп яшәгез! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы табыннарыгыз hәрвакыт түгәрәк булсын. Һәр туар таңга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып яшәргә насыйп итсен!

Казанга җырлы-моңлы сәяхәт

Ел саен, быел 14нче тапкыр, Хәзинә-Тур компаниясе Рамил Чурагуловның иҗатына багышлап Уфа – Казан – Кырлай маршруты буенча сәяхәт оештыра.

Рамил Мотаһар улы сүзләре буенча, сәяхәттә ел саен Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучылар, дуслары, якташлары катнаша. “Чараны оештыручы дустым Камил Сираҗетдиновка рәхмәт, ул бик булыша. Турның мәгънәсе – дуслык, туганлык, матурлык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау”, - ди ул. Әйткәндәй, агымдагы елда ул 20-22 августта үткәрелә. Быел да чара бик мавыктыргыч булырга ошый: менъеллык Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсияләр, Идел өстендә теплоходта сәяхәт һәм Эльмир Газизуллин, Асаф Вәлиев, Нурзадә, Айдар Фәтхетдинов һәм башка танылган артистлар катнашлыгында зур концерт булачак. Билгеле язучылар, шагыйрь ләр, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар көтә.

Җырлы-моңлы турга рәхим итегез, дуслар!

Хезмәттәшлек дәвам итсен

Изге теләкләребез белән бергә рәхмәт сүзләрен дә җиткерәсе килә.

Менә инде берничә ел рәттән Рамил Мотаһар улы матбугат кампанияләрен үткәрүдә безгә ярдәм күрсәтә – гәзиткә язылучылар белән очрашуларда катнаша. Һәм берсенә дә буш кул белән килми - иҗатына гашыйк булганнарга үзенең китапларын, җыр җыентыкларын, дискларын тарата. Ел саен гәзиткә язылучылар арасында аның бүләге - телевизор уйнатыла. Хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр һәм тагын да ныгыр, гәзит укучыларыбыз район гәзите битләрендә сезнең иҗат җимешләрен тәүгеләрдән булып уку бәхетенә ирешер, дигән өметтә калабыз.
Реклама хокукында.
Читайте нас: