Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Диңгезне айкап йөзгән

Минем язмамның герое хәзерге көнне бу дөньяда юк инде. Шулай да аны районыбызда белмәгән кеше азыр. Бу тормышта ул үзеннән соң якты эз калдырып китте.

Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан аның турында язарга уйлагач, аның тормыш иптәше – авылдашым, укытучым Разыя апа Гәрәевага мөрәҗәгать иттем.
- Тормыш иптәшем Фәһим Сәях улы Гәрәев 1940 елда Чишмә районы Бәкәй авылында туган. Гаиләдә 10 бала үсәләр. Балаларын белемле итү теләге белән янган әтисе гаиләсен Бозаяз авылына алып килә.
Фәһим тырыш, эшсөяр, уңган булып үсә. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый. Егетнең хыялы – хәрби училищега укырга керү. Ләкин гәүдә авырлыгы җитмәү сәбәпле, аны анда алмыйлар. Ул туган мәктәбенә кайтып, лаборант булып эшкә урнаша. Хәрби хезмәткә алынгач, 4 ел буе Кара диңгездә Төньяк диңгез флотында ил алдындагы бурычын үти. Аның өлешенә бер ай буе Тын океан аша Кубага барып, хезмәт итү бәхете тия. “За дальний поход” билгесе белән бүләкләнә. Күп тапкыр кан тапшыра. Ул таза гәүдәле, физик яктан чыныгып кайта.
Авыр һәм җаваплы хезмәтен намус белән үтәп кайтканнан соң Иске Шәрәй мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шул ук вакытта Бөре шәһәрендәге уку йортында физик-математик белгечлеген үзләштерә. 4 ел райкомда агитация һәм пропаганда бүлегендә эшләгәннән соң, Сахай урта мәктәбе директоры вазыйфасын үти.
Тормыш иптәшем белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Улыбыз Илдар Башкорт дәүләт университетын тәмамлады, кызыбыз Гөлнара медицина өлкәсен сайлады – хәзерге вакытта район дәваханәсендә эшли.
Үзем күптән хаклы ялдамын. Ирем кайда, мин дә шунда булдым, - дип тәмамлады хезмәт ветераны үзенең гаиләсе хакындагы хатирәсен.
Әйе, тормыш дәвам итә. Гаилә башлыгы бүген исән булмаса да, якыннарының, аны белгән кешеләрнең күңелендә яшәп, аларга илһам көче бирә.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.
Читайте нас: