Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Чапай командасы” эзләре буйлап...

Җирне җылы нурларына күмеп, күктән кояш елмая. Түбәдән тамган тамчылар да, көтеп алган язның килүенә шатланып, моңлы җырларын сузган диярсең. Кешеләрнең дә тормышлары күзгә күренеп җанлана. Озын кыштан соң ниндидер яңалыкка омтыласың, нәрсәдер көтәсең. Ә без, балалар йорты тәрбияләнүчеләре, һәр вакыйганы шатланып кабул итәбез, чөнки алар безнең тормышыбызны төрләндереп җибәрә. Ә менә бу вакыйга, еллар үтсә дә, һаман күңел түрендә саклана...

Бервакыт безнең тәрбиячебез Мөслимә Әмирҗан кызы Абдиева (Газиева) бер китап алып килде. Ул аны бергәләп укырга тәкъдим итте. Ә без зур канәгатьлек белән ризалаштык.
Китапны җайлап кына, эштән һәм укудан буш вакытларда укыдык. Әсәрдәге вакыйгалар безне шулкадәр үзенә җәлеп итте. Без андагы геройлар белән якынлашып, туганлашып беттек: алар кебек уйлыйбыз, алар кебек фикер йөртәбез, эш-гамәлләребез дә аларныкына охшаш. Кыскасы, без геройларның җанлы тормышы белән яши башладык.
Шулай ике ай чамасы дәвам иткәндер. Ниһаять, “Чапай командасы” дигән китапның соңгы бите укылып бетте. Аның авторы – якташыбыз, Бозаязда туып-үскән кеше – Фәнил Әсәнов иде.
Ул да безнең кебек мәктәптә укыган, безнең кебек авыл урамнары буйлап йөрегән, авыл янындагы яланнарда яланаяк йөгереп уйнаган, якындагы буада су керән. Аның тормышы да безнекеннән әллә ни аерылмаган. Әсәренең геройлары да нәкъ безнең кебек балалар.
Китапны укып беткәч, бераз моңсурак та булып китте. Ләкин Мөслимә апа моны сизеп, китап геройлары булган урыннар буйлап сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Иң тәүдә без авылның барлык урамнарын әйләнеп чыктык. Алар искиткеч күп һәм озын булса да, бу безне куркытмады. Без үзебезне шул китапның геройлары итеп хис иттек.
Соңыннан буага барып, Су керү көне үткәрдек. Бу онытылмас вакыйга булды. Шундый сәфәрләрнең берсендә елга ярында җыелыштык һәм учак ягып җибәрдек. Көлдә бәрәңге пешердек. Ул әзер булганчы китап геройлары тарыган хәлләрдә без үзебезне ничек тотар идек, дигән сорауга җавап эзләдек. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә үз фикерләребезне белдерергә керештек. Мөслимә апа, бәхәсләшүебезне күреп, урыны-урыны белән елмаеп, безне төзәткәләп тә җибәрә иде. Чын укытучы буларак, ул бу уеннарны тәрбия һәм патриотлык дәресләренә әверелдерде, бездә туган ягыбызга сөю, бер-беребезгә карата ихтирам тәрбияли алды.
Безнең сәфәрләр дәвам итте. Авыл тирәсендә генә булсак та, бик еракта йөреп кайткан төсле тоела иде. Алар безнең кечкенә күңелләргә шундый зур тәэссир ясаган, күрәсең. Бозаяз елгасы ярында утырып, шым гына аның акканын тыңлыйбыз. Суның чылтырап агуы күңелне тынычландырып җибәрә, булган борчылар да юкка чыга төсле иде.
Җәй буе дәвам иткән бу сәфәрләр эзсез калмады. Күпме мәгълүмат тупладык: йолалар, гореф-гадәтләрне өйрәндек, вакыйгалар, авылның билгеле кешеләре белән таныштык.
Менә уку елы да башланып китте. Безнең җәйге маҗалалар да икенче планга күчте. Күрәсең, Мөслимә апа һәркайсыбызның күңелендә бай тәэссоратлар калдырган җәйне, сәяхәтләребезне сагынуны сизеп, язучы Фәнил Әсәнов белән очрашу оештырырга тәкъдим итте. Моны башта куркыбрак кабул итсәк тә, күңелебездә моңа искиткеч сөенгән идек.
Күренекле якташыбыз белән очрашуга әзерлек башланды. Һәрберебезгә ниндидер бурыч йөкләтелде. Миңа һәм Габит Әхәтовка, матур итеп рәсем ясаганыбызны белеп, китапка иллюстрацияләр әзерләргә куштылар. Кәгазь белән проблема булса да, аны да хәл иттек. Обойдан битләр кисеп алып, аның икенче ягына рәсемнәр төшердек.
Барысы да әзерләнеп беткәч, Фәнил Әсәновка чакыру җибәрдек. Ул аны шатланып кабул итте.
Кунак килән көнне балалар йорты умарта иләвен хәтерләтте. Билгеле кеше белән очрашу биредә беренче тапкыр оештырыла иде. Шуңа да бераз куркуга да төштек, үзебезне ничек тотарга да белмибез. Ләкин очрашу бик җылы үтте. Кунагыбызны тормыш иркәләмәсә дә, ул изге күңелле, ачык йөзле, ягымлы кеше булып чыкты.
Бәйрәм башында Ю.А.Гагарин исемендәге пионер дружинасы җыены үткәрдек. Фәнил Әсәновны да почетлы пионерлар сафына алдык. Аның да безнең кебек дулкынлануы йөзенә чыккан иде.
Пионерлар чыгышыннан соң сүз кунакка бирелде. Чакыруыбызга зур рәхмәтен белдереп, очрашуга ныклы һәм җитди әзерләнүебезгә гаҗәпләнүен дә яшермәде.
Бәйрәмнән соң ул безнең тормышыбыз белән кызыксынды, бүлмәләребез буйлап йөреп чыкты, төрле сораулар бирде. Аның китабына ясаган иллюстрацияләрне зур кызыксыну белән карап чыкты һәм һәрберсе турында үз фикерен әйтте. Аларны күреп, ул балачагына әйләнеп кайткандай, шундагы вакыйгаларны яңадан кичергәндәй тоелды.
Соңыннан тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләр белән бергәләп аның әсәрләре буенча безнең кызлар һәм малайлар әзерләнгән тамашаларны карадык.
Без яшәгән авылның таихына кагылырга мөмкинлек биргән вакыйга һәрберебезнең күңелендә онытылмаслык, гомер буе сакланырлык изге хатирәләр калдырды.
Еллар үтсә дә, Мөслимә Абдиева һәм Фәнил Әсәнов бүләк иткән күңел җылысы безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә. Шул елларны искә алсам, зур шатлык хисләре кичерәм: тормышыбыз авыр булуга карамстан, анда изге күңелле, ихлас кешеләр барыбер күбрәк булды. Аларның ярдәме белән без югалып калмадык, бу тормышта үз урыныбызны таптык һәм лаеклы кешеләр булып үстек.
Ринат Хөснетдинов.
Илгин районы, Иглин авылы.
Фотода: Балалар йорты тәрбиячеләре Мөслимә Абдиева, Саҗидә Жданова, Ракыя Якупова.
Читайте нас: