Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов дөнья куйды

Бүген, 28 сентябрьдә, Уфада танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов 89нчы яшендә дөнья куйды.

Расих Нургали улы Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Кырмыскалы районы үзәгендә туган. Өлкән сыйныфларда укыганда район мәдәният йортында киномеханик ярдәмчесе булып эшләп йөри. Ерак Көнчыгышта алты елга якын хезмәт итү чорында флот гәзитенә мәкаләләр яза, шигырьләре, хикәяләре Уфадагы гәзит-журналларда дөнья күрә.
Хәрби хезмәттән кайткач, ул Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесын тәмамлый һәм туган районының “Хезмәт даны” гәзитендә тәрҗемәче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булып эшли. 1961 елда Расих Ханнановны “Кызыл таң”га эшкә чакыралар: ул биредә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы секретарь булганнан соң, 1971-91 елларда мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара, ә тагын да өч ел ярым баш мөхәррир була. “Кызыл таң”да эшләү дәверендә бер үк вакытта Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлый.
Расих Ханнанов, күпсанлы гәзит-журнал мәкаләләре, очерклары, әдәби һәм театраль рецензияләре белән беррәттән, поэмалар, хикәяләр, пьесалар, повестьлар, романнар язып бастырды. Башкортстан һәм Татарстан композиторлары аның текстларына ике йөздән артык җыр иҗат итте.
Өлкән каләмдәшебез байтак җәмәгать эшләре алып барды: Тынычлыкны саклау фонды идарәсе һәм халык контроле комитеты әгъзасы, утыз елдан артык “Һәнәк” журналы мөхәрририяте әгъзасы булды.
Актив иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Расих Ханнанов былтыр 1 августта Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Күптәннән бирле ул “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен йөртте, Шаһит Ходайбирдин һәм Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты иде.
Республиканың Язучылар берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, хушлашу иртәгә, 29 сентябрьдә, ул яшәгән йорт ихатасында була. Адресы: Революция урамы, 66. Язучының васыяте буенча, уны Башкортстанның Кырмыскалы районында җирлиләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: